Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Помидорда фитофтора булмасын, салкын тимәсен өчен нишләргә?

Бакчада үсеп торган помидорларны салкыннан саклау, авыруларны дәвалау турында киңәшләр "Челнинские известия" сайтында чыкты.

Ачык грунтта үскән помидорлар салкын вакытында аеруча ныграк зарарлана. Алар өстенәпленкадан каркасясап куярга була. Пленка урынына яктылык үткәрә торган башка берәр материал куллансаң да ярый.

Яңгырлы һавада томатларны бәйләп куярга кирәк,помидорлар җиргә тимәсен. Яңгыр беткәч, һәр куактан тамчыларны селкеп төшерегез.

Дымлы һавадапомидорлар фитофторозбелән авырый башлый. Бу авыру ияргәндә помидор яфракларында көрән, караңгы таплар барлыкка килә, ботакларда ак төсле мамыктай элпә үсеп чыга, черегән помидорлар йомшара, сасы ис килә.

Гөмбәле йогышлы авырулар иярмәсен өчен, помидорлар тиз өлгерсен өчен, аларгаашлама кертергә кирәк.

Биш литр су салынган чиләккә 0,5 сөт яки кефир салырга, 5 тамчы йод эремәсе өстәргә. Шушы эремәне һәр куакка 1 литр сибеп чыгарга. Фитофтороз килеп чыкканын абайлап алгач та, тиз арада шушы эремәне ясап сибәргә кирәк.

Бәрәңге фитофтора тарататорган үсемлек булганга, аны помидор янына утыртмагыз.

Фитофтораны дәвалау өчен помидоргафурацилин эремәсесибәргә була. Биш таблетканы ваклап, биш литр суда эретергә. Бу эремә җәй буена җитәчәк. Аның помидорларга өч тапкыр сиптерергә кирәк: помидор чәчәк атканчы, беренче ботакчалар чыкканда, помидорлар өлгерә башлагач.

Помидорларгаметронидазолдигән дару да сибәргә була. 1 таблетканы бер литр суд эретергә кирәк. Ачык һавада үскән помидорларга шушы эремәне яңгыр яуган саен сибәргә кирәк. 

Бу хакта тулырак:https://intertat.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев