Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Помидорларны пикировкаларга вакыт

Вакытында тәрбияләнгән үсентеләр мул уңыш бирә.

Үсентеләрне үзләре үстерүче бакчачылар яхшы белә: вакытында яхшы тәрбия күргән үсентеләр генә җәй буе мул уңыш бирәчәк. Шуңа да һәр эшне вакытында һәм җиренә җиткереп башкарырга кирәк.

Бакчачылар өчен шундый эшләрнең берсе — үсентеләрне пикировкалау. Гади генә итеп әйткәндә, икенче, зуррак савытларга күчереп утырту. Бигрәк тә ул помидорлар өчен мөһим санала, нәтиҗәдә аларның тамырлары ныклы булып үсәчәк.

Помидор үсентеләре 1-2 чын яфрак (иң беренче чыккан икесе саналмый) чыгару белән пикировкалау эшенә тотыналар. Башта үсентеләргә мул итеп су сипсәң, аларны савытыннан алу җиңеләя. Бу юлы үсентеләрне 6x6 яисә 8x8 сантиметрлы савытларга утырту әйбәт була.

Пикировкалау вакытында үсентеләрне орлык өлешенә кадәр күмдерәләр. Әгәр үсентеләр бик озынаеп киткән булса, күчергәндә аларны бераз яткырып утырталар. Күчереп утыртканнан соң янә су сибәргә онытмагыз. Сыек төстәге марганцовкалы су сибү яхшырак булыр.

Помидор үсентеләре пикировкалауны җиңел кичерә, тиз үсеп китә. Ә менә борыч белән баклажанга саграк караш кирәк. Помидорны пикировкалау мәҗбүри саналса, борыч белән баклажан үсентеләре үстерүнең ике юлы бар. Аларны пикировкалау юлы белән дә, савытыннан күчермичә дә үстерергә мөмкин. Мондый үсентеләр күчереп утыртканнан соң озак кына үсеп китә алмыйча утыра.

Помидор үсентеләрен соңга калыбрак күчерергә яраса да, баклажан белән борычны иртәрәк пикировкалау отышлы булачак. Артык үсеп киткән үсентеләр начар тернәкләнә.

Фото: avatars.mds.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/Pomidorlarni-pikirovkalarga-vakit-181846/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев