Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Помидорны кышка кадәр ничек сакларга

Үсеп беткән яшел яисә ак помидорларны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга кирәк.

Supersadovnik.ru порталы помидор һәм борычны кышка кадәр свежий килеш сакларга өйрәткән.

Ящикларда. Үсеп беткән яшел яисә ак помидорларны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга кирәк. Кызыл һәм көрән помидорларны бу ысул белән саклап булмаячак. Ящик биек булмаска тиеш. Аның төбенә калын ак кәгазь җәяргә кирәк. Кәгазь өстенә торф яисә нарат пычкы чүбе җәегез - аларда табигый антисептиклар бар, шулар помидорларга черергә ирек бирмәс.

Помидорларның һәрберсен аракы белән ышкып алырга киңәш ителә, шулай итеп алардагы бактерияләрне юк итәбез.

Торф яки пычкы чүбе өстенә помидорлар тезәргә кирәк. Аларның сабакка тоташкан өлеше өстә калырга тиеш. Бер кат помидор - бер кат торф яки пычкы чүбе куеп чыгарга кирәк. Шул рәвешле өч тапкыр җәяргә була. Шуннан соң ящикка рәшәткә ябалар.

Банкаларда. Моның өчен литрлы банкалар яхшы. Помидорлар эре булмасын, алар банка авызыннан сыярга тиеш. Банкалар стерильләшкән булырга тиеш. Банка төбенә 100 грамм гәрчич порошогы сибәләр, өстенә пергамент кәгазе җәяләр. Шуннан соң банкага юылган коры помидорларны тезеп, өстен тимер капкач белән тыгызлап каплыйлар.

Әрҗәләрдә. Агач әрҗәләр кирәк булыр. Гәҗит кәгазен аракы яки спирт белән сөртергә, киптерергә һәм шуңа помидорларны һәрберсен аерым төрергә кирәк. Шуннан соң әрҗәләргә тутырып куясыз.

Парафинда. Зур булмаган кәстрюлгә парафин шәм салып, аны эретегез. Шуннан соң кайнар парафинга бер секундка помидорны салыгыз һәм, парафин каткач, тартмага салып куегыз.

Суган һәм сарымсак арасында. Алар бактерияләргә каршы фитонцидлар чыгара. Өлгереп җитмәгән помидорларны бергә бер исәбенә суган белән катнаштырып саклагыз.

Бу хакта тулырак: intertat.tatar

Фото: pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр