Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы ун тапкырга артты

Янгын урынына Казан мэры Илсур Метшин килде.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы ун тапкырга артты , ул 20дән 200 квадрат метрга кадәр җиткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Алдан “Татар-информ” бүген иртән Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыгуын хәбәр итте. Урында Казан янгын- коткару гарнизонының 300дән артык хезмәткәре эшли. Төтенләнгән бинадан 20 хезмәткәр һәм сак хезмәтендәге кешеләр чыгарылган. Зыян күрүчеләр юк. Коммуналь хезмәт күрсәтү машиналары янгын урынына су ташый.

Янгын урынына Казан мэры Илсур Метшин, Россия Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарә җитәкчесе Алексей Соколов һәм Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин килде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре күчмә лабораторияләр ярдәмендә экологик хәлне контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын