Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Посылкадан ваз кичтекме?

Бүген инде хат язмыйбыз, бәйрәм-юбилейлар уңаеннан котлау открыткалары җибәрмибез, телеграммалар сукмыйбыз. Боларның барысын кәрәзле телефон алыштырды. Ә посылка-бандерольләр белән эш ничек соң, алардан да ваз кичтекме инде?

Район элемтә бүлегендә операторлар да, танышлар да, җитәкчеләр дә беравыздан диярлек: "Юк", - дип җавап бирде. Баксаң, әле дә посылкалар күпләп, көндәлек килеп - китеп тора икән. Арада кечкенәләре дә, 20 килограммга кадәрле "гигант"лары да була икән. "Посылкаларны гадәттә армиядә хезмәт итүче улларына, чит илдәге туганнарына, балаларына салалар. Шулай ук читтәге танышларына сувенирлар җибәрүчеләр арта. Кытайдан заказ белән вак товарлар сорату бик популяр. Шулай ук төрле агач-куак үсентеләре, "Эйвон" ише кампанияләрдән товарлар, башка төрле, гадәти посылка-бандерольләр дә килә", - ди элемтә бүлеге җитәкчесе урынбасары Нурдидә Җәләлова. Без барында гына да ике кеше шактый күләмле посылкалар алып китте. "Без Ижаудан гел кофе соратабыз", - ди Балтачтан Асия Бикбулатова. "Ә мин инде 5-6 еллап "Эйвон" кампаниясе белән эшлим, заказ буенча әйберләр атна саен шушылай посылка булып килә", - ди Кариледән Зөлфия Рамазанова.

 

Гөлзидә Газизуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: почта