Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Бөрбаш авылында шәхси хуҗалыкта янгын булган

Янгын нәтиҗәсендә хуҗалыкның каралты-куралары янган, хуҗалыкка зур күләмдә зыян килгән.

Бөрбаш авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыгып хуҗалыкның каралты-куралары янган, хуҗалыкка зур күләмдә зыян килгән.

Балтач һәм  Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге инспекторы хәбәр иткәнчә, 9 нчы февраль көнне, 16 сәгать 25 минутта янгын куркынычсызлыгы бүлегенә Бөрбаш авылында янгын чыгуы турында хәбәр итәләр. Хәбәр килеп ирешү белән  урынга якын-тирә  "Бөрбаш", "Тимирязев ис.", "Татарстан" хуҗалыкларда урнашкан янгын сүндерү машиналары һәм Балтач янгын-коткару хезмәтләре бүлегеннән янгын сүндерүчеләр җибәрелә. Шулай ук янгын вакытында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен башка хезмәтләр дә җәлеп ителә.

Урында янгын 140 квадрат метрлы 7х20 м сарайны, 16 кв.м. иске мунчаны камап алганы һәм ялкынның 4 метр гына читтәрәк урнашкан өйгә күчү ккуркынычы булуы ачыклана. Янгынның гомуми мәйданы 156 кв. м. тәшкил итә, диелә ведомство хәбәрендә.

Янгын чыгуның беречел сәбәпләре электр чыбыкларын сузганда куркынычсызлык  таләпләре тулысынча үтәлмәүдә. "Иске корылмага электр чыбыгы сузганда, ике төрле - бакыр һәм алюмений чыбыклар кулланылган, бу исә үткәргечләрдә каршылык артып аларның кызуына китерә, дип ассызыклады Балтач һәм  Кукмара районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлегенең өлкән инспекторы Рафил Шәрәфетдинов.

Коткару хезмәтләренең хәлне дәрес бәяләп, оешкан рәвештә эшләүләре нәтиҗәсендә 16 сәгать 50 минутта ачык ялкынны сүндерүгә ирешәләр.

Янгын нәтиҗәсендә Габдрахманов Р. хуҗалыгында сарай, сарайда сакланучы кыйммәтле җиһазлар һәм иске мунча тулысынча янып беткән, хуҗалыкка зур күләмдә зыян килгән. Шөкер, үлүчеләр һәм сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен тиешенчә үтәп, имин тормышта яшик.

Фото: Балтач янгын куркынычсызлыгы бүлегеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын пожар Бөрбаш авылы