Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Правасыз гына булу җитмәгән, каеш та куелмаган...

Сезнең правасыз-нисез генә Балтач буйлап машинада җилдергәнегез булдымы...

- Сезнең правасыз-нисез генә Балтач буйлап машинада җилдергәнегез булдымы...
Мин йөрдем бүген... Рәхәт икән бит ул... «Сәпит» әйләндерү түгел инде...
Рәхәт иде... «Бәхет» кибетен узганда берәү таякларын күтәреп туктарга кушканчы... Йөрәгем чыга язып тибә... Кул, аяклар калтырый... Правасыз гына булу җитмәгән, каеш та куелмаган... Тизлек тә вак-төяк кенә түгел...

Туктадым... Машинамның тәрәзәсен төшердем дә... Нишләп мине туктасыз, мин ниндидер кагыйдәне бозам мәллә? — минәйтәм...

Белмим, әллә рөхсәт сорап, әллә сорап та тормыйча машинамның пассажир утыргычына кереп утырды бу... Нигә алай итте аңламадым...

Сез шундый, шундый кагыйдәләрне боздыгыз, правагызны алырга туры киләчәк, — ди... Үзе регистраторын актара... Видео эзли...

Хм... Булмаган әйберне алырга бик ансат булмас бит әле ул... План кордым үземчә...

Утырдым-утырдым да... Абый, минәйтәм, сездән аракы исе килә... Бәйрәм иттегез чтоли...

Кыскасы... Аңладыгыз инде... Әйбәт кенә аерылыштык... Юк, ул шундый яхшы кеше булып чыкты... Өйгә кадәр озатып янымда утырып кайтты... Яхшы- яхшы киңәшләр бирде...

Кыскасы шул... Аннары будильник сайрый башлады... Уяндым...

Торганнан бирле уйланып йөрим инде... Мине кайтарды инде ул кайтаруын... Үзе исән-имин генә кайтып җитә алды микән Балтачына... Иртә таңнан берәр «попутка» туктады микән... Бәлки такси чакырткандыр... Кем белә..., - дип язган Түнтәрдән Гөлзәминә Габдрахманова үзенең социаль битендә. Ә сезгә нинди төшләр керер икән бүген? Иртәгә язарсыз әле яме.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

1

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев