Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Президент татарстанлыларны экотуризмны үстерү буенча конкурста тавыш бирергә өндәде

Ошаткан проект өчен тавышны priroda.life сайтында 23 июльгә кадәр бирергә мөмкин.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Россиядә туристлык-рекреацион кластерлар булдыру һәм экотуризмны үстерү буенча Бөтенроссия конкурсында республикабыз өчен тавыш бирергә өндәгән.

«Дуслар, priroda.life сайтында Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды. Әгәр җиңсәк, республикага Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавы һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шомбыт тыюлыгын төзекләндерүгә федераль акчалар бүлеп биреләчәк», - дип язган республика җитәкчесе «ВКонтакте» социаль челтәрендәге сәхифәсендә.

Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетованың матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, Татарстан тавыш бирүдә 8 нче урынга күтәрелгән. Республика өчен үз тавышыңны бирү өчен priroda.life сайтына «География» бүлегенә керергә, почта яки социаль челтәр аша авторизацияләнергә, Россия картасында Татарстан Республикасын сайларга һәм проектлар өчен тавыш бирергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан экология Рөстәм Миңнеханов туризм туристик маршрут экология проекты