Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Присыпка” балалар өчен генә түгел

Бу гигиеник чараның балалар белән берничек тә бәйле булмаган файдалы яклары да бар икән.

Мәсәлән:
– Өйгә кереп, бакчаны басып алып теңкәгә тигән кырмыскалар присыпканы яратмыйлар. Алардан котылу өчен шушы порошокны сибеп чыгарга кирәк.
– Бакчадагы яшелчәләргә кимерүчеләр зыян салган очракта да присыпка ярдәмгә килә. Аны түтәл тирәли сибеп чыгыгыз.
– Резина перчаткаларның эчке ягына да тальк сибегез. Эш эшләгәннән соң аларны салу җиңелрәк булыр. Шулай ук озак вакыт резина перчатка киеп эшләгәннән соң була торган кычыту һәм ялкынсыну да сезне борчымас.
– Көрәк, тырма кебек бакча эш коралларының сапларына присыпка сибегез. Шулай итсәгез, куллар шумас, димәк сөял (мозоль) чыгып интектермәячәк.
– Бакчада яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен күп тир түгәргә туры килә. Тальк кулланыгыз.
– Аяк киеменең эченә балалар присыпкасын сипсәгез, ул артык дымны үзенә сеңдерер һәм гөмбә инфекциясен булдырмас.

Интернет битләреннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр