Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Программалар халыкка хезмәт итә

Республика икътисадын үстерү, аныӊ төрле тармакларын тизләнешле үсештә булуын тәэмин итү буенча Татарстанда 30дан артык төрле Программалар эшли. Елныӊ елында районыбызда кулланышка тапшырыла торган объектлар саныныӊ артуы моӊа ачык дәлил.

Үткәрелә торган Сабантуйларына ямь өстәп, районыбызда ветеринария өлкәсендә яӊа ике объект ачылды. Аныӊ беренчесе Карадуган авылында ачылганы турында хәбәр иткән идек. «Карадуган җирлеге халкы - тырыш, булган. Һәр авылда хуҗалыклар күпләп терлек асрыйлар, әле дәүләткә дә сөт, ит тапшырып саллы өлеш чыгарлар. Бу хуҗалыкта мин үземнеӊ хезмәт юлымны башладым, шуныӊ өчен мондый бинаныӊ бу авылда ачылуына мин бик шат», - дип сөйләде республиканыӊ Баш ветеринария Идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов ачылу тантанасында.

«Район халкы Президентыбызга, хөкүмәтебезгә рәхмәтле. Районыбызда республика программалары буенча алып барыла торган төзелешләр безнеӊ икътисади үсеш һәм халкыбызныӊ тормыш дәрәҗәсен яхшырту өчен бик мөһим. Без һәм аланлылар авылдашлары Алмаз Хисмәметдиновка да рәхмәтле, 2 ел эчендә районыбызда 3 ветеринария пунктыныӊ ачылуы, район ветеринария бүлеге бинасына капиталь ремонт үткәрү, башка юнәлешләр буенча да алып барылган эшләрдә аныӊ ярдәме зур», - дип чыгышын башлады Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Бу сүзләр инде Алан авылында, Сабан туе алдыннан тантаналы төстә өченче ветеринария пунктын ачкан вакытта яӊгырады. Барлык уӊайлыклары булган заманча бина Алан һәм тирә-як авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтсен, дигән фикерне тантанага килгән бар халык чын күӊелдән хуплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250