Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Прокуратура халык өчен ачык

Гомумән, прокурор сүзеннән куркырга кирәкми. Тормышта төрле проблемалар була. Прокурор гадел булырга, кешене тыңлый белергә, законны хөрмәт итәргә тиеш

Прокуратура органнары хезмәткәрләре 12 гыйнварда һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Быелгысы аеруча истәлекле – җәмгыять тормышында зур роль уйнаучы мөһим дәүләт структурасына 300 ел тулды. Балтач районы прокуратурасы исә үзенә ышанып тапшырылган олы вәкаләтне – дәүләткә, җәмгыятькә, законга хезмәт итүне 85 ел дәвамында башкарып килә. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан прокуратураның үткәне, бүгенгесе һәм эшчәнлеге хакында район прокуроры Айрат Низамиев белән сөйләштек.

– Айрат Шәкертҗанович, илебез прокуратурасының 300 еллык тарихы бар. Аның башлангыч чорына, үткәненә бераз күз салыйк әле?

– Тарихи чыганаклардан күренгәнчә, 1722 елның 12 гыйнварында император Петр беренче Сенат каршында генерал-прокурор вазифасы булдыру турында указга кул куйган. Императорның уйлавы буенча, бу дәүләт органы хокук бозуларга, тәртипсезлекләргә, ришвәтчелеккә каршы торучы һәм гаделсезлеккә каршы көрәшүче орган булып торырга тиеш булган. Еллар узу һәм дәүләт башындагы җитәкчеләр алышынулар белән прокуратура органнарына куелган бурычлар, йөкләмәләр дә үзгәреш кичергән. Мәсәлән, 1917 елгы революциядән соң прокуратура органнары юкка чыгарылган, бары тик 6 елдан соң 1923 елда гына СССР Югары суды каршында прокуратура закон проектлары эшләүче орган буларак оештырылган. Бүгенге заманча җәмгыятьтә прокуратура органнары Россия Федерациясенең «Россия прокуратурасы турында»гы законына нигезләнеп эшлиләр һәм һәр җирдә, һәр өлкәдә Россия Конституциясенең, законнарның төгәл үтәлешенә, дәүләт органнары тарафыннан кеше хокукларының саклауны күзәтчелек итәләр. Балтач районы прокуратурасының бүгенге коллективына килгәндә, биредә барысы да үз алдына җаваплылык хисе куеп вазифаларын башкаручы, дисциплиналы белгечләр эшли. Үземнең әлеге постта эшли башлавыма озакламый 5 ел була. Урынбасарым Динар Салехов Балтач районына килгәнче Казанда тәҗрибә туплаган белгеч. Прокуратурада озак еллар эшләүче прокурор ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, өлкән белгеч Флеза Закирова, җәмәгать ярдәмчесе Лилия Вафина, машина йөртүче Ришат Хөсәенов белән уртак тел табып, матур итеп эшлибез.

– Коллектив зур түгел, ә шулай да сез башкарган эш күләмле...

– 2021 елда район прокуратурасы тарафыннан закон таләпләрен үтәмәүнең 476 очрагы ачыкланып, 231 вазифаи зат дисциплинар, 10 җитәкче административ җаваплылыкка тартылды. Закон бозуларның күпчелеге – 317се гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын саклау өлкәсенә туры килә. Хезмәтне сакламауның – 21, вакытында эш хаклары бирмәүнең 59 закон бозу очрагы ачыкланып, эш бирүчеләргә кисәтү ясалды. Гражданнарның торакка булган хокукларын бозуларның 33 факты ачылды. Алар барысы да кеше мәнфәгатен кайгыртуга тиешле игътибар җитмәве турында сөйли. Балигъ булмаганнарның хокуклары өлкәсендә закон таләпләрен санга сукмауның – 155, икътисад өлкәсендә – 118, әйләнә-тирә мохитне сак-лау һәм табигый ресурслардан файдалану белән бәйле 30 кыңгыр эш фаш ителде.

– Айрат Шәкертҗанович, яшерен-батырын түгел, район халкы берәр юридик ярдәм, закон бозу очрагы белән очрашканда сезгә мөрәҗәгать итүдән куркып кала кебек. Юкса, сез үзегезгә килүчеләрне кабул итеп, аларның хокукларын аңлатып, ярдәм итү яклы, дип беләбез.

– Гомумән, прокурор сүзеннән куркырга кирәкми. Тормышта төрле проблемалар була. Прокурор гадел булырга, кешене тыңлый белергә, законны хөрмәт итәргә тиеш. Шуның өчен халыкка якын булырга тырышабыз. Мин үзем прокурор халык өчен ачык булырга тиеш дигән алым белән эшлим. Әйе, кеше безгә теләсә нинди проблемасы белән мөрәҗәгать итә ала. 2021 елда 63 гражданның хокуклары якланып, күпчелек мөрәҗәгатьләр нигезле дип табылды һәм гариза бирүчеләр файдасына уңай хәл ителде.

– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан коллективка, сезнең тармакта эшләп чыккан ветераннарга әйтер теләкләрегез?

– Һөнәри бәйрәмебезне билгеләп үткәндә нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен эчке эшләр бүлеге, җинаять-башкару системасы хезмәткәрләренә, судьялар корпусы белән хезмәттәшлек турында да яхшы фикерләр генә әйтәсе килә. Һөнәри бәйрәмебез белән хезмәттәшләремне һәм ветераннарыбызны котлыйм. Авырмасыннар, халык мәнфәгатьләрен яклап, бергә шулай матур итеп эшләргә язсын. Безгә прокуратурага килгән кешене игътибар белән тыңлаячакбыз һәм кулдан килгәнчә ярдәм итәчәкбез.

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт. Алга таба да уңышлы эшләр насыйп булсын сезгә.

* * *

Хезмәтләренә олы хөрмәт күрсәтелеп, нәтиҗәле хезмәтләре, законлылыкны ныгыту, хокук тәртибен тәэмин итү буенча күләмле эш башкарганнары өчен, һөнәри бәйрәмнәре һәм Россия Федерациясе прокуратурасының 300 еллыгы уңаеннан, прокурор Айрат Шәкертҗан улы Низамиев, прокурор ярдәмчесе Гөлнара Миннехәй кызы Галиуллина, өлкән белгеч Флеза Эңгель кызы Закирова Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы, прокурор урынбасары Динар Наил улы Салехов, шофер Ришат Риф улы Хөсәенов һәм прокурорның җәмәгать ярдәмчесе Лилия Фаил кызы Вафина район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев