Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пропан белән метанның уңай һәм тискәре яклары

Күптән түгел гамәлгә кертелгән субсидияләр транспорт чараларын газга көйләүне тагын да отышлы итте.

Газны ике төргә аерып карарга кирәк. Пропан-бутан күптән инде кулланылышта булса, метан газын ягулык буларак файдалануга күптән түгел генә күчә башладылар. 1 майдан гамәлгә кертелгән субсидияләү программасы - нәкъ менә метанга күчәргә теләүчеләргә зур ярдәм.
Субсидияләү программасы гамәлгә кергәч, метанга күчү белән кызыксынучылар шактый артты. Метанга күчү машинаны пропанга көйләүгә караганда кыйммәткәрәк төшә. Димәк, бу чыгымнарны тулысынча аклау өчен озаграк вакыт таләп ителә. Әмма метан газы пропанга караганда кесә өчен отышлырак килеп чыга.
Метанның тагын бер кимчелекле ягы - җиһазның шактый урын алып торуы. Пропанлы баллоннар шактый җыйнак, аларны алмаш тәгәрмәч урынына да, капот астына да урнаштырып була. Ә менә метан баллоннары бик күләмле - ярты багажникны ала. Әмма экология турында сүз барганда, метанга тиңнәр юк, ул табигатькә бернинди зыян салмый. Шулай ук пропан машинаның куәтенә берникадәр тискәре тәэсир итсә, метанда автотранспорт характеристикалары начараю күзәтелми.
Чыганак: intertat.ru
Фото: auto

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250