Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пүскән авылына бүре килгән? Дөресме бу?

Узган атнада Пүскән авылы янына бүре килгән. Җирлектә яшәүчеләр аны кичке эңгер-меңгер вакытында күргән. Тау астындагы чишмә тирәсенә килгән булганнар. Илгиз белән Салават исемле авыл егетләре фонарь яктыртып баргач, бүреләр кирегә йөгергән. 

– Анда - монда җәяү чыгып йөрергә дә куркырсың, – ди озак еллар намуслы почта хезмәте күрсәтеп, лаеклы ялга чыккан Алсу апабыз.– Ике бүре ди алар. Улаганнар инде алар, мин өйдә булгач кына ишетмәгәнмен. Аннан оныгым белән урамга һава суларга чыккач, ник бу егетләр фонарь яндырып йөриләр соң дисәм, шул бүреләрне куарга барулары булган икән. 
Бүреләр ата белән ана булгандыр, ди авыл халкы. Тау астындагы чишмә буенда нинди зур этләр йөри соң, дип карап үткән инде аларны халык. Улаулары да эткә ошамаган дип. 
– Авылга бүре килсә, этләр өрмәс була икән, – ди куып җибәрүчеләрнең берсе булган Салаватның хәләле Руфия. – Ул көнне, чыннан да, эт өргән тавышлар ишетелмәде. Ә чишмә авылга бик якын. 
Пүскән урманга якын авыл. Дөрес, урманда бүре йөрми тормас. Әмма бүре ерткыч җәнлек, ул мал-туарга гына түгел, кешеләргә дә һөҗүм итәргә бик мөмкин. Әлеге уңайдан авыл җирлегенә шалтыраткан идек, башлык бу хакта хәбәрдар түгел булып чыкты. Андый хәлләр булганда авыл старостасы җирлек башлыгына да әйтеп куйса начар булмас иде, хәзерлек һәм саклану өчен. 
Районның төп аучысы Альберт абыйга шалтыраткан идек, менә ни дип җавап бирде ул. 
– Әкият ул, безнең урманда бүре юк. Хәтта Арча урманында да юк. Ә ул җанварларга килгәндә, өч зур эт алар, свалкада үстеләр дә, хәзер, әнә, урмандагы бөтен җәнлекне куркытып йөриләр. Башта кызгандык, хәзер зыянын күрәбез. Урманда кабаннарның ашый торган җирләре бар, ашатмыйлар, куалар шуларны, пошиларны куркыталар. Иптәшләр кирәк булса, әнә шулай авылга якын килеп улыйлар, авылдагы бәйсез этләрне үзләренә ияртер өчен. Әлбәттә, куркыныч алар, кыргый этләр бүрегә караганда да куркынычрак була. 
Менә шундый хәлләр. Ник атмыйсыз ул этләрне дигән сорау бирмәдем, әлбәттә, чөнки этләрне атарга ярамый. 
Бүре ни, эт ни, вәзгыять монда шунда – ул тирә авылларда яшәүчеләрнең иминлекләрен кайгырту. Берүк җәяү юлга чыга күрмәгез, бәласеннән баш-аяк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев