Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пүскәнем – горурлыгым, ди Наилә Садыйкова. Ни өчен?

Урамда көз. Алдагы көндә көне буе салкын яңгыр сибәләде. Шуңа да карамастан, авылымның әби-апалары көзнең матурлыгын күрергә дип “Чикләвек тавы”на сәяхәткә җыенган.

Күршеләрем, кунакка кайтканымны белеп, мине дә дәштеләр. Шатланып риза булдым. Мәчет янына җыелуга,  авылыбызның миһербанлы бер егете, машинасы белән, безне тиешле урынга илтеп тә куйды. Менә бит – Аллаһның рәхмәте.

Андагы хозурлыкка таң калырсың. Чик сакчылары көче белән аланда зур өстәл, ике якка эскәмияләр, аш пешерү өчен таган, шашлык өчен урыннар ясалган.Килүгә сый-нигъмәт белән өстәлләр тулды. Өстәлләр әзерләнеп беткәч, Аллаһка шөкер итеп, Коръән укып, вәгазьләр сөйләп, Коръән мәҗлесе башланды. Сокланып утырдым: Коръәнне берничә кеше бүлеп, матур итеп укып, ахирәт өчен сорап, әрвәхларга дога кылып, дөнья нигъмәтләренә шөкер итеп багышладылар.

 Ул арада  берәүләр учак якты, көлгә бәрәңге салды, икенчеләр самавыр кую белән мәш килде. Барыбыз җыелышып, көзнең матурлыгына карап сокландык, аланга сәяхәт кылдык. Кып-кызыл баланнар, тәлгәш-тәлгәш миләш, җеп шикелле тезелгән артыш җиләкләре... бер генә рәссам да биреп бетерә алмый торган төсләр патшалыгы.

Аннан соң авылыбыз мәчете мөгаллимәләре тәяммум алырга  өйрәтте һәм ике рәкәгать намаз уку  тәртибе белән таныштырдылар. Барыбыз кыйблага карап, ике рәкәгать шөкер намазы  укыдык, догалар кылдык.Аллаһка бер генә түгел, мең-мең шөкер: күзләребез күргәнгә, аякларыбыз йөргәнгә, акылыбыз камил булганга, безгә иксез-чиксез байлыклар биргәненә  һәм мине шушында авылдашларым белән очрашу насыйп иткәненә.

Язманың тулы варианты белән "Нәсыйхәт" сәхифәсендә таныша алачаксыз.

 

Наилә Сәфәргали кызы Садыйкова

Пүскән-Казан

Фото: https://pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев