Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Путин ковидка каршы прививка ясатучыларны бүләкләү турында тәкъдимне бәяләде

Вице-премьер Татьяна Голикова 2021 ел ахырына кадәр коронавирустан вакцина ясатучылар арасында ай саен лотерея уйнатырга тәкъдим итте.

Коронавируска каршы прививка ясатучыларны белешмә булган өчен түгел, ә вакцинация вакытында бүләкләргә кирәк, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин.

«Кичә миңа Хөкүмәт Рәисе бу план турында әйтте. Моны белешмә булган өчен түгел, ә вакцина ясатканда бүләкләрлек итеп оештырырга кирәк», — диде Президент Россия Хөкүмәте әгъзалары белән онлайн очрашуда.

Киңәшмәдә вице-премьер Татьяна Голикова 2021 ел ахырына кадәр коронавирустан вакцина ясатучылар арасында ай саен лотерея уйнатырга тәкъдим итте, дип яза РИА Новости.

«Бу лотереяларны ел ахырына кадәр айга бер мәртәбә уздыруны файдалы булыр дип фаразлыйбыз», — диде ул.

Путин нәкъ менә вакцинация узган вакытта бүләкләү чараларын эшләү нәтиҗәлерәк булачагына да игътибар юнәлтте.

Бүгенгә Россиядә коронавирустан 43 млн кеше прививка ясаткан. 

 

Чыганак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: премия Путин вакциналау