Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Пыжмара авылы халкы тиздән чиста су белән тәэмин ителәчәк (фото)

Пыжмара авылында 2017 елның апрель аеннан «Чиста су» программасы нигезендә "Пыжмара авылын су белән тәэмин итү" проекты буенча 14 миллион 401 мең 480 сумлык күләмле төзелеш эшләре башланды. Бу хакта авыл җыеннарында, гомуми җыелышларда күп тапкырлар хәбәр ителде, белдерүләр бирелде.

Бүгенге көнгә Новая урамының өске өлеше яңа линия буенча су белән тәэмин ителде, ул урамга 2 пожар гидранты урнаштырылды. Авыл иске линиягә тоташтырылган, су даими килеп тора. Яңа скважина казылып, су кудыру эшләре башланды.
Хәзерге вакытта Молодежная урамы аша С. Мөлеков урамының өске башына линия сузыла. Яңа линия белән С.Мөлеков урамы аша үзәккә линия сузганда иске су трассасын өзми мөмкин түгел. Чөнки авыл урамнары бик тар булганлыктан иске линия өстеннән казырга туры киләчәк, хуҗалыкларга кергән су лнияләренә дә зыян күрсәтми хезмәт башкарырга кирәк. Эш барышында пожар гидранты урнаштырылган һәр участокка су җибәреләчәк.
Су белән тәэмин итүдә авырлык туган өлкән яшьтәге аерым яшәүче ялгыз гражданнар Пыжмара авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать итә ала. Аларга ярдәм оештырылачак.
Бу проект тормышка ашырылганнан соң Пыжмара авылы халкы өзлексез чиста су белән тәэмин ителәчәк, авылда 200 метр саен пожар гидрантлары урнаштырылачак.
Барлык әйтелгәннәрне исәпкә алып, Пыжмара авыл җирлеге башкарма комитеты авыл халкыннан түземлек һәм сабырлык күрсәтеп, бу ситуациягә хәзер булуыгызны сорый.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250