Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәр елның үз катлаулылыгы

Карлы кыштан соң язны зарыгып көткән идек, ләкин кояшлы көннәр әлегә бик сирәк була.

Табигатьнең уянуы да соңарды, язгы кыр эшләренә дә, узган елгы белән чагыштырганда, соңрак керелде. Шулай да басу-кырлардагы трактор гөрелтесе инде чәчү эшләренең башланып китүен дәлилли. Тик менә яңгырлар гына теләгәнчә эшләргә әлегә тулы мөмкинлек бирми.

«Маяк» хуҗалыгында язгы кыр эшләренең барышы белән Җиңү бәйрәме көнне танышырга насыйп булды. Күпләр өчен бәйрәм, ял көн булган әлеге көндә басу-кырларда хезмәт куючылар өчен һәрбер минут хезмәт белән үтә. Кояшлы, матур көннең һәр мизгеле кадерле булуын аңлап, биш җирдә чәчү эшләре алып барыла иде. Туфракны әзерләү эшләре апрель ахырында башланып китсә, чәчүгә майның дүртесендә чыкканнар. Иң беренче танышырга насыйп булган игенче-механизатор – «ДТ» тракторында 41нче елын эшләүче Тәлгать Һадиев. Үз хуҗалыкларында гына түгел, тырышлыгы белән районыбызда да таныш алдынгы шәхес ул. Шеңшеңәр авылында туып-үскән Тәлгать әфәнде 1982-83 еллардан бирле язгы кыр эшләрендә катнаша, быелгысының аермалы ягы туфракның авырдан җитешүе, диде ул. Гел чылбырлы тракторда эшләүчеләр сирәк бит ул, тәгәрмәчле тракторларда эшләргә кызыкмадыгызмы, дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.   – Юк, бу минем дүртенче «ДТ», ун ел саен яңасын биреп торалар, башка тракторларга күңел тарт-мый, шушысында сәламәт булып эшләп торырга язсын, – диде тырыш механизатор. Һәм баш агроном белән чәчкечләрнең көйләнүен сөйләшергә ашыкты. 131 гектарлы басуга «Ульяновская 105» сортын чәчә иде алар бригадасы. Тәлгать әфәндегә ярдәм итүчеләр, ягъни чәчкеч артына басып йөрүчеләр – Марат Гыймадиев, Фидаил Хафизов, Наил Гарифҗанов һәм Тәлгать Сәләхиев. Кырга «КамАЗ»ы белән ашлама ташучы – Раян Нигъмәтуллин, ә ашлыкны шулай ук «КамАЗ»да Равил Гыйззәтуллин белән Вәсим Нәкыйпов чиратлап алып киләләр. Көннең икенче яртысында Ришат Һадиев кырдагы барлык техникаларга заправка ясап чыга һәм ул эшен башкарганнан соң икенче хезмәтенә керешә – чәчүчеләргә ашлык алып килә.

Икенче басуда «К-742» тракторы белән Илфат Әхмәтханов эшли иде. Ул иярли торган техника заманча, чәчкече дә шундый. Әле икенче язымны гына эшлим чәчүдә, узган елгы белән чагыштырып булмый, туфрак бик йомшак һәм техника авырдан бара, – ди Илфат. Аның белән кышкы айларда ферма территориясендә күрешкән идек инде, чөнки кышкы чорда шунда «Беларус»ы белән терлекләргә азык кертә ул. Ике техникада эшләүнең авырлыгын күрмим, ди яшь механизатор, эш кенә булып торсын. Ә анысы чыннан да, җитәрлек – язгы чәчү, аннан баз таптау, көзен янәдән кыр эшләре һәм кышын инде үзе таптап әзерләгән траншеялардан азык кертү. Илфатка Рәмис Мөхәммәдиев чәчкечкә ашлык һәм ашламалар төягәндә ярдәм итә. Ә инде алар белән «КамАЗ» шоферлары Рафис һәм Расил Мөхәммәдиевлар тәэмин итә.

«Маяк» җәмгыятенең ферма эшчәнлеге һәм аның хезмәткәрләре белән танышкан вакытта ук Рафис Мөхәммәдиевны бик уникаль кеше дип сөйләгәннәр иде. Беренчедән, атлар яратуы белән, икенчедән «тимер ат»ларга да битараф булмавы белән. 1991 елдан башланып киткән хезмәт юлында «ГАЗ-51», «КамАЗ» машиналарында, «Беларус» тракторында һәм хәтта «ДОН-1500» комбайнында да эшләргә туры килә аңа. Һәркайсында эшен җиренә җиткереп башкара ул. Хәзер инде озак еллар «КамАЗ»да, җәйге чорда басу-кырларда эшли, ә кышын фермада атлар тәрбияли.

– Барлык чәчеләсе мәйданнар 2100 гектарны тәшкил итә, биш агрегат та эшләп торса һәм һава торышы мөмкинлек бирсә, бер атна эчендә тәмамлап та чыгарга мөмкин, – дип исәпләүләре белән бүлеште баш агроном Рәлиф Галиев. Әлегә биредә барлыгы 974 гектар мәйдан чәчелгән. Шуның 421е – арпа, 231е – язгы бодай, 222се – кукуруз, 100е – борчак. Соңгы елларда районыбызда зур популярлык казанган кукуруз культурасының мәйданын «Маяк»лылар да елдан-ел арттыралар, гомумән алганда ул быел 600 гектарны тәшкил итәчәк һәм шуның 100 гектары орлыкка алыначак. Чит ил гибридлары белән беррәттән, «Росс-140» һәм «Росс-199» сортлары да чәчелә хуҗалыкта. Уҗымнар тишелешенә килгәндә, 350 гектар арышның 75ен, 150 гектар бодайның 65ен өстәп чәчәргә мәҗбүрләр. Шундый өстәп чәчелә торган басуда «МТЗ-1221» тракторы белән Тәбрис Гайфуллин эшли иде. 40 елдан артык техника иярләүче Тәбрис абый язгы чор җитә башладымы күңел басу-кырларга тарта, ди. Чәчү тәмамланганнан соң, үзең эшләгән басулар яныннан үткәндә хилафлыклар да күзгә күренми калмый, яшел хәтфәдәй матур һәм тигез тишелгәннәре дә күңелне күтәрә, ди алдынгы механизатор. Өченче ел район буенча кыр батыры булып калган ул, ә соңгы өч елда хуҗалыкта алдынгылыкны бирмәгән.

Тәбрис Гайфуллин бригадасында ашламаны «КамАЗ» шоферы Рәниф Гайфиев алып килә, ашлык белән Ришат Һадиев һәм Раузит Нәбиев тәэмин итәләр. Чәчкечләргә ашлама һәм ашлык тутырып, аның артында басып йөрүчеләр – Дамир Гафетдинов, Тәбрис Гайфиев һәм Роберт Гаврилов.

Сәйдәш Ганиев белән беренче тапкыр шулай ук фермаларга азык керткәндә танышырга туры килгән иде, икенчесе – 62 гектарлы басуда эшләгәндә булды. Биредә ул орлыкка алынасы кукурузны чәчә, аның өчен махсус чит ил гибриды «Лимагрен»ны кулланалар. Сәйдәш әфәндегә улы Илназ ярдәм итә. Быелгы язгы кыр эшләрен механизатор өр-яңа «МТЗ-82» тракторы белән башлап җибәргән, хәтта чәчкече дә яңа. Әле яңа печән пресслый торган агрегат та кайтасы икән.

Бер кешегә моның кадәр яңа техника ничек бирелә соң дип сорыйм әңгәмәдәшемнән, ә ул югалып калмады, тырышлык кирәк, диде. 1993 елдан хуҗалыкта техника арасында кайнаган кеше ул Сәйдәш Ганиев. Иң беренче тракторы «Т-25» булган, аннан инде «МТЗ-80», «МТЗ-82»... Эштән курка торган кеше түгел ул. Әлегә чәчә, аннан рәт арасын эшкәртә, ул эшләрне башкарганнан соң печән вакыты килеп җитәчәк... ел әйләнәсе шулай тырыш хезмәттә ул. Сәйдәш абыйның чәчкеченә симәнәне Фәрит Мөбарәкшин алып килә.

Тырыш механизатор Илгиз Хәлиуллин да кукуруз чәчү эшен башкара. Аның ярдәмчесе – Алмаз Шәрипов. Чәчү эшләре өзлексез баруны шофер Шамил Шәрәфиев тәэмин итә, ул чәчүчеләргә симәнә алып чыга.

Әлбәттә, басу-кырларда иң беренче-ләрдән булып эшне «Туман» белән Ришат Нәбиев башлап җибәргән. Аның максаты күпьеллык үләннәрне, уҗымнарны тукландыру. Аннан соң исә, кукуруз чәчә торган агрегатлар алдыннан ашлама кертеп чыга, аның артыннан күлтиләү эшләре башкарыла. Җирне әзерләү хезмәтен «МТЗ-1221» белән Динар Фатыйхов, Рәмис Әхмәтханов, Сергей Гаврилов, Ришат Галиев, «К-701» белән Владимир Коркин башкарса, тырмалау эшләре Рөстәм Әшраповка, катоклау Рифат Һадиевка йөкләнгән. «Туман»га ашламаны XJMA төягече белән Рамил Хаҗиев салып тора. Ә барлык ашламаларны һәм ашлыкларны амбардан «МТЗ-82» тракторы белән Зиннәт Сәмигуллин төяп җибәрә.

Ор егете, басу-кырларга җаваплы кеше – агроном Рәлиф Галиевның туган ягына кайтып эшли башлавына тиздән биш ел була, шуның өч елын ул инде баш агроном. Рәлифнең эшен яратканы, җир эшен генә түгел, анда хезмәт куючыларны да аңлый белүе күренеп тора. Үрнәк алырдай остазы да бар аның – Тәбрис Галимуллин. Лаеклы ялда булса да, Тәбрис абый яраткан эшен әле дә башкара. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган кешенең күзәтүләрен тыңлап тору да кызыклы.

– Мондый язны хәтерләмим дә, үзе суык, үзе соңарды. Туфракны гына алып карасак та өске 2-3 сантиметры җилли, әзер кебек, ә аннан соң инде суык. Инде алда көтеләсе яңгырлар файдага булып, көннәр җылы торып, күпме көч белән башкарылган кыр эшләре мул уңышлар китерсә иде, – ди Тәбрис абый. – Башка елларда 25-26 майларда люцерна урырга чыга идек, ә быел әле яшелләнеп тә китә алмый басулар. Соңгы яуган кар да эзсез генә калмады. Аңа кадәр арышны азотлы ашлама белән тукландырган идек, ул аңа бирешмәде. Ә менә кыштан соң әйбәт кенә чыккан бодай уҗымнары суытып алуларны тискәре кабул итте.

«Маяк»лыларның һәрбер басуда эшләре көйләнгән. Чәчүгә үз эшләрен белүче, хезмәтләрен тырышып башкаручы хезмәткәрләр алынган. Трактор гөрелтесе, чәчкечләр артыннан күтәрелеп калган тузанның кадерен дә, мөгаен, җир кешесе генә аңларга сәләтледер. Башкарган эшләренең уңышына сөенеп, басу-кырларда игеннәр мул булып өлгереп, терлекләр өчен әзерләнәсе азыклары да сыйфатлы һәм күп булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев