Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәр кара нәрсә – бүреме?

Күңелдә бер сорау: нигә кинәт кенә бөтен кешедән дә карак күрә башладык соң әле? Тукаебыз язганча, “Һәр кара нәрсә – бүре һәм һәр маяк... карак”мы?

Бу арада интернетка кереп, яңалыкларны карарга курка башладым, җәмәгать. Кайсы гына социаль челтәргә керсәң дә, берсеннән-берсе шомлы хәбәрләр белән шыплап тулган. Әле бу кешегә җинаять эше ачканнар, әле моны тоткарлаганнар, әле моны сорау алырга чакырганнар... Кайсын өй арестына җибәргәннәр, кайсын эштән бушатканнар... Ил буенча да, республика буенча да мондый хәбәрләрнең берсеннән аңга килеп өлгермисең, икенчесе, яңасы барлыкка килә. Алар шулкадәр күп һәм барысы да югары дәрәҗәле урыннар биләүчеләр һәм эш башында торучылар турында.

Мондый хәбәрләрне ишеткән саен тетрәнеп китәм мин. Юк, аларга ташланган гаепнең зурлыгы, урланган акчаларның күләме өчен дә түгел, ул кешеләрнең гөнаһлы-гөнаһсыз булуында гына да түгел хикмәт. Күплегендә. Ешлыгында. Әйтерсең, ил өстеннән кабат утыз җиденче елның шомлы җиле исә, ул елларның канлы кылычы баш өстендә чайкала... Ул чордагы яралы язмышлар-ялгышлар бүтән беркайчан да кабатланмас дип ышанган идек тә – сабак алмаганбыз түгелме? Юкса, без, кешеләр, аны онытсак та, тарих хәтере бит әле исән. Менә шушы хәтер дигәнең, миңа калса, барыбызны да сискәндерергә тиеш тә инде.

Сталин чорын сагынганнар урамында бәйрәм бүген. Иң хәвефлесе: Һәр гаепләнүче, кулга алынучы җитәкче турында мәгълүмат пәйда булуга, “шәп булган”, “шул кирәк” дип, кул чабучылар, сөенүчеләр төркеме пәйда була. Әйтерсең, кемнедер рәшәткә артына озатудан яки бер каракны ачыклаудан дөнья, тулы бер система үзгәрә! Моннан да зуррак беркатлылану була да алмый торгандыр. Юк, беркатлылык кына түгел бу. Теге еллардагы кебек, бер-берсе өстеннән донос язулар, бер-берсенә кәнәфи өчен таяк тыгулар, нахак белән кеше язмышын сындырулар булмас дип кайсыбыз ышанып әйтә ала? Бер аноним хәбәр, бер очраклылык та җитеп аша ләбаса. Хуплап күтәреп алучылар, кушылучылар әзер тора. Теге елларда да бит шулай булган. Авыл-шәһәрләребезнең иң асыл ул-кызларын да төрмәгә бит Сталин яки аның ялчылары түгел, янәшәдәгеләр, хезмәттәшләр, дуслар, танышлар, күршеләр әләге буенча алып киткәннәр. Ул чакта да бит башта “өстәге”ләрдән, җитәкчеләрдән башлаганнар. Аннан инде чират интеллигенциягә, башкасына җиткән. Бүген сөенә-сөенә кул чабучыларга да чират җитмәс дип кем әйтә ала? Эзләгәндә сәбәп табып була. Күпкә киткәч, система тулы куәтенә эшли башлагач, сәбәп тә кирәк булмый инде ул...

Күңелдә бер сорау: нигә кинәт кенә бөтен кешедән дә карак күрә башладык соң әле? Тукаебыз язганча, “Һәр кара нәрсә – бүре һәм һәр маяк... карак”мы?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев