Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәр көн истә ул

Балтачта яшәгән кадерле туганыбыз Мөслимә Камалиеваны яман чир арабыздан алып китте. Безгә - туганнарына, якыннарына бу югалту зур хәсрәт күңелләрдә ачы сагыш тудырды.

Бөрбаш Сәрдегәнендә туып-үскән, заманында бик кирәкле һөнәр үзләштергән Мөслимә райпоның җәмәгать туклануы системасында 40 еллап баш бухгалтер булып эшләде. Таләпчән, төгәл, эшлекле һәм ышанычлы булуы белән коллективта зур абруй яулады. Исәп-хисапта бик тәҗрибәле булган Мөслимәне пенсиягә чыккач та, төрле оешмаларга ярдәмгә чакырып тордылар, үз һөнәренең остасы буларак югары бәяләделәр. Йорт җанлы, булдыклы, тәртипле улы Айрат өчен яшәү үрнәге булган әнисе төп терәк һәм киңәшче иде. Улы, килене, оныклары да бер-берсенә кайгыртучан мөнәсәбәт күрсәтеп, тату-матур гаилә булып яшәделәр.

Мөслимә иремнең якын туганы буларак, безнең гаиләгә дә гел ярдәм итеп яшәде, аннан күргән яхшылыкларның чиге-чамасы юк, барлык туганнарга карата да мәрхәмәтле, игелекле булды ул. Шуңа күрә аны искә төшермәгән бер генә көн дә юк. Газиз якыннарының, туганнарының ихлас хәер-догасы белән урыны җәннәттә булсын дигән теләктә калабыз.

Барлык туганнары исеменнән Маһинур Камалиева

Балтач бистәсе

Фото: http://jurnalspiritual.eu/wp-content/uploads/2013/09/nu-deznadajdui.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250