Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Һәр заманның... үз кәсебе?

Заманына күрә тормышы да, кешесе дә, кәсебе дә үзгәрә. Элегрәк һәр төбәкнең, һәр авылның үзенә күрә бер кәсебе булган: кемдер яшелчә үстергән, кемдер шәл бәйләгән... Ә хәзер авылларда кемнәр нәрсә белән генә шөгыльләнми.

Никадәр генә заманны тиргәсәк тә, бүген уңган-булган, иренмәгән кешегә акча эшләү юллары шактый. Кулыннан эш килгәннәр төзелештә, юктан да акча "ясый" белгәннәр сәүдәдә уңышка ирешсә, шәхси тракторы булганнарга да ел әйләнәсе эш бетеп тормый. Бигрәк тә тегермәне, авыл тормышы өчен кирәкле барлык тагылма машиналары булучыларга заказлар күп.

Өендә сату өчен тәрәзә кәрнизләре, ишек яңаклары ясаучылар, төсле калайдан почта тартмалары, төрле бизәкләр эшләүчеләр дә, төрле җиһазлар, хуҗалык өчен кирәкле су багы, мунча мичләре ясаучылар, йон эрләп-бәйләүчеләр, яшелчә-чәчәк үсентеләре үстерүчеләр... тагын әллә ниләр белән шөгыльләнүчеләр бар (газетабызның соңгы бите тулы игълан: шалтырат кына, һәммәсен китереп бирәбез дип торалар).

Хәзер туй-мәҗлес үткәрүчеләргә алып баручы, музыкант эзләп тә аптырыйсы түгел. Тамада дигән кәсепчеләр үсеп чыкты. Бәясе дә шәп, эшсез дә тилмермиләр. Су-җылылык кертүчеләр, мич чыгару-плитка ябыштыручылар, капка-койма эшләүчеләр, машина ремонтлаучылар да иң кирәкле һөнәрләрдән. Ә шәһәрләрдә инде ялланып бала караучылар, һөнәри өй җыештыручылар да бик популяр икән. Барысы да кәсеп. Замана кәсепләре. Әле тагын бу исемлек күпмегә үзгәрер - анысын яши-яши күрербез...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250