Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Радиация — ул пулеметсыз үтерүче

27 апрель көнне бистәбездә урнашкан ашханәдә чернобыльчеләрне зурладылар.

Чарада катнашырга ТРның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова да кайткан иде. Шулай ук әлеге мөһим вакыйгада район башлыгы Рамил Нотфуллин, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев та катнашты. Чарага 24 кеше чакырулы булса да, кайбер сәбәпләр аркасында килә алмаганнары да булды. Килгән абый-апаларның йөзләрендә елмаю юк, гүя алар янәдән шул көннәргә кайтып, афәт алып килгән көннәрне хәтер йомгагыннан сүтәләр.

Эльмира Әмировна үз чыгышында тарихи мәгълүматларга тукталып, Чернобыльдә булган афәт буенча үз фикерләрен ибелдерде. Ахырдан барлык катнашучыларга җан тынычлыгы, бәхет-шатлыклар, сәламәтлек теләде. Рамил Рашитович чернобыльчеләргә, аларның әниләренә һәм тормыш иптәшләренә дәүләт һәм илебез алдында булган бурычларын үтәгәннәре өчен рәхмәтләрен җиткерде, аларны сугыш батырларына тиңләде. Чара район мәдәният үзәге хезмәткәрләренең күңелләргә үтеп керердәй җырлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250