Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рафинә Ганиуллина: "Юк, әни, онытмабыз!"

Рафинә Ганиуллина әнисесенең гомер буе көндәлекләр алып баруын әйтә. Шушы көннәрдә җырчы көндәлекләр арасыннан әнисенең кызларына атап язган хатын табып алган. “Өч ел элек, инсульт кичергәннән соң, сөйләшә, яза алмый торган булып калды шул ул безнең, әллә сизенгән инде? – ди Рафинә

Хатны ул нәсыйхәт дип атый. Әнисе кызларын үзе кебек беркатлы булмаска өндәп, аларның гаиләле булуларын, ялгызлыкта калмауларын тели.  

Рафинә хатны укыгандагы хис-кичерешләре белән уртаклашып: “Бу дөньяда бәхетле яшәр өчен ничә катлы булырга кирәк соң, әни? Син бәхетсез идеңмени? Әллә артык көчле булганың өчен сынады микән сине язмыш?” - дип ачына.  

Әлеге хатны сезнең игътибарыгызга үзгәртмичә бирергә булдык:   

"Кызым! Бу хатны сез табып укыганчы хәйран вакыт үтәр. Бәлки, ул вакытта мин сезнең арагызда булмам да... Ялгышларым күп булды, гомерем буе бер катлы булып яшәгәнмен икән, тик үземне үзгәртә алмадым, әллә теләмәдем? Сез андый булмагыз, кызым!  

...Сезнең тормышларыгыз минекеннән яхшырак булырга тиеш. Адәм баласы ирекле кош булып очканда гына хыялларына тугъры булып кала икән. Сез - биш кошчыгымны дөньяның бар байлыкларына да алмаштыра алмас идем, чөнки сез - минем канатларым булдыгыз!  

...Һәрберегезне дә гаиләле итеп күрәсем килә. Ирләргэ ярарлык итеп үстерә алдым микән - белмим.  Əтиегез белән үрнәк гаилә була алмадык.  Беренче оныгым - Сөләйман туган көн - мине кабат яшьлегемә алып кайтты!!! Əле генә син туган идең бит... Шуннан соң, монысы тучны малай булыр инде дип тагын дүрт кыз алып кайттык. Бишәү үк булырсыз дип уйламаган идем узе...

Иң куркынычы бу дөньяда - ялгызлык. Сынар канатлы булып яшәү - сине башкалар алдында кимсетә. Ул хис - миңа яхшы таныш...

Ярый, кызым!

Гөлләремә су сибәргә онытмагыз! 

Сәлам белән, әниегез!"

Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=25591

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев