Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район башлыгының Рәхмәт хатына кемнәр лаек булды?

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, районның мәгариф системасына керткән өлеше һәм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” Бөтенроссия конкурсында “Иң креатив укытучы” номинациясендә ирешкән уңышлары өчен Балтач гимназиясенең туган тел (татар) һәм әдәбияты укытучысы Рәйсә Шамил кызы Әхмәтова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, шәхси эшмәкәрлек үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Ленар Рашит улы Галиев;
Әлфия Исрафил кызы Габдуллина;
Руслан Реваль улы Һадиев;
Айрат Хәсән улы Хөсәенов.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сорнай” җәмгыяте технологы Сергей Михайлович Макаров район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, шәхси эшмәкәрлеккә зур өлеш керткәне, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Балтач бистәсеннән шәхси эшмәкәр Нина Абрамовна Филиппова район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивалендә җиңүчеләрне әзерләүдә нәтиҗәле хезмәте һәм югары казанышлары өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:
Галия Әмир кызы Йосыпова;
Әлфия Фәрит кызы Гобәйдуллина;
Римма Риф кызы Әхтәмова;
Гөлнара Эрнстовна Качалова;
Гүзәл Рәис кызы Әскарова;
Лариса Александровна Давлетшина;
Алия Раил кызы Йосыпова.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 50 яшьлек юбилее уңаеннан, “Игенче” хуҗалыгы тегермәнчесе Дамир Таһир улы Юнысов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район һәм җирле үзидарә органнары үсешенә зур өлеш керткәне өчен Раиф Равис улы Мөҗипов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 65 яшьлек юбилее уңаеннан, “Сорнай” җәмгыятенең газ һәм электр белән эретеп ябыштыручысы Марсель Мөхәммәтгали улы Якупов район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
***
Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район үсешенә зур өлеш керткәне, районның иҗтимагый тормышында актив катнашканы һәм 70 яшьлек юбилее уңаеннан, пенсионер, район инвалидлар оешмасы рәисе Рамазан Фәрзи улы Фәрзиев район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев