Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондашларыбыз бүләкләнде

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, район мәгарифе үсешенә керткән өлеше һәм 55 яшьлек юбилее уңаеннан, Бөрбаш урта мәктәбенең физика һәм математика укытучысы Фоат Раиф улы Мифтахов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Маяк” җәмгыяте тракторчысы Риваль Газизулла улы Сәмигуллин Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы белән бүләкләнде.

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, "Арча урман хуҗалыгы" Татарстан Республикасы Дәүләт бюджет учреждениесенең Балтач җитештерү участогы урманчысы Нурания Зиннур кызы Гыйлемханова Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм юбилейлары уңаеннан, “Сорнай” җәмгыяте хезмәткәрләре Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Владимир Николаевич Ефремов – тракторчы;
  • Альнур Салих улы Нургаянов – бригадир;
  • Людмила Валентиновна Романова – сыер савучы.

***

Районның иҗтимагый тормышында актив катнашканнары, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүгә зур өлеш керткәннәре өчен һәм Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Рәхимҗан Мәгъсүм улы Исмаилов;
  • Михаил Юрьевич Алексеев.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәтләре, район үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен һәм 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр:

  • Флера Рәхим кызы Исхакова – Норма авыл җирлеге ветераны;
  • Матрена Александровна Тимофеева – Иске Торҗа авылы ветераны.

***

Озак еллар нәтиҗәле хезмәте, авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткәне һәм 60 яшьлек юбилее уңаеннан, “Дуслык” җәмгыятенең өлкән энергетигы Хәйдәр Хашим улы Газыймов Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев