Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондашыбыздан Туфан Миңнуллинга ачык хат

Әлеге хат Туфан Миңнуллинның 2050 елда яшәячәк татар кызына багышлаган «Гафу ит, сеңелем» дигән язмасына җавап буларак язылды.

«Туфан абый!

Яза торып та, хатның үз адресына барып җитмәвен белүдән авыррак тагын ни бар икән? Әмма язам, чөнки беләм: язмый калсам, тагын да авыррак булачак.

Исән булсагыз, сезгә быел 88 яшь тулган булыр иде. Һаман да җир җимертеп, безнең өчен, халык өчен, милләтебез өчен ни дә булса эшләр идегез. Әйе, эшләр идегез... Халкымны сүгәргә дә, белер-белмәс телгә мәдхия җырларга да исәп юк. Әмма мине иң борчыганы, Туфан абый, илебездә сезнең сыман халык өчен, милләтебез өчен, телебез өчен янып йөргән милләтпәрвәрләр юкка чыгу. Менә бу чыннан да куркыныч! Кая карама урыслашу, татар кешесенә кырын караш та, яман сүз... Без моңа лаекмы?

Хәзер инде татар теле — мәҗбүри тел түгел. Теләсәң — укыйсың, өйрәнәсең, теләмәсәң — юк. Барысы да җиңел! Алай гына да түгел, урамда татар телен камил белгән, чатнатып татар телендә исәнләшә алган бер генә кешене күрү дә нинди бәхет ул! Сабан туе, илкүләмендә үтә торган милли бәйрәмнәрнең дә барысы диярлек рус телендә уза хәзер. Менә нинди дәрәҗәгә төштек без, Туфан абый!

Минемчә, илленче елларда телен җуйганнардан гафуны сез түгел, без сорарга тиеш инде... Алдагы көннәр безнең кулда бит әле. Анысында инде без гаепле булачакбыз, чөнки сездән соңгылардан ни дә булса калды. Ә бернәрсә дә калмаячак илленче елгыларга нишләргә? Менә бу тагын бер сорау, тагын бер бәрелеш...

Йомгаклап, үзем дә сездән гафу сорыйм әле. Кичерә алсагыз, билгеле...»

Ихтирам белән, Гөлназ Әхмәдиева.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев