Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәисебезнең олы хөрмәте

Бөек Җиңү көне якынлаша. Шул уңайдан районыбызда бүләкләр өләшенә башлады.

Татарстаныбыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән әзерләнгән бүләкләрне Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйльван ага Гыйльмуллин белән беррәттән Балтач районында яшәүче тыл ветераннары, Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары да алды. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин җитәкчелегендә барысына да Рәисебезнең котлау открыткалары белән күчтәнәч тулы коробкалар тапшырылды. Барлыгы 167 ветераныбыз Рәисебезнең хөрмәтен татыды. Авыр чорның ачы газап-ларын күргән өлкәннәребез мондый кадер-хөрмәткә чиксез куанды, күз яшьләре аша рәхмәтләрен ирештерделәр. Матур чарада, ватанпәрвәрлек хисләрен чагылдырып, яшьармиячеләрдән Кирил Егоров белән Камил Шәйхетдинов  катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әзерләнгән бүләкләр