Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рамазанда кыйблага карап, намазлыкта җан биргән

Һәрнәрсәне йөрәге аша үткәреп яза торган журналистка сәламәтлеген аеруча кайгыртырга кирәк тә бит...

Казанда нәшер ителә торган "Акчарлак" гәзите журналисты, каләмдәшләр арасында туры сүзле булуы, әңгәмәдәшкә көтелмәгән сораулар биреп, эчкерсез аралашуга алып чыгуы белән аерлып торган Габдерәхим тәхәллүсе астында эшләүче Рөстәм Мөнәвәр улы Юнысов кинәт вафат булган. Якыннары аның югары кан басымыннан җәфалануын әйтә.

"Татар-информ" язуынча, аның энесе Рамил хәзрәт Юныс абыйсы җеназасы турында болай дигән:

«Икәү генә сөйләшкәндә Габдерәхим миңа әйткән иде: үлсәм, мине беркемгә дә күрсәтмә. Янымда хатыным, балам hәм җеназа укучы берничә якын кешеләрем генә булсын», — дип васыятен калдырды. Үзе теләгенчә эшләдем. Бүген җирләдек. «Кешеләр күңелендә тере килеш каласым килә», — диде.

Урыны җәннәттә булсын. Мин фотога да төшереп алдым, хәле авырайганын сизгәч, намазлыкка егылган, кыйблага карап, намазлык өстендә җан биргән, дип яза Кызыл таң. Тирә-ягында дога битләре, ашыгып дога кылган. Догалары кабул булсын!»

Амин.

Фото: "Татар-информ"

Автор: Резида Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мәрсия Габдерәхим