Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рамил Нотфуллин: «Сезгә 24 сәгать вакыт бирелә…»

Бүгенге район башлыгында үзган иртәнге җыелышныӊ башлануы Балтач бистәсенеӊ, район авылларында чисталыгы мәсьәләсенә кагылды.

Бистәдә эш хәйран зур башкарылса да, аныӊ җитәрлек булмавы тәнкыйть утына тотылды. Моннан 3 атна элек зират янына чыгарган чүп һәм агач үсентеләре һаман да Нариман урамында ята бирә, инде тирә-курше урамнардагы яшүчеләр үзләренеӊ агач, көнкүреш калдыкларын шушында гына өя башлаганнар. Узган атнада моӊа игътибар ителергә кушылса да, чүп һаман үз урынында. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бистә башкарма комитеты җитәкчесе Ильдар Габдрахмановка, «Благоустройство» ширкәте җитәкчесе Наил Габдрахмановка зират янын чистартып, чүпләрен түгү өчен 24 сәгать вакыт бирде, сишәмбе көнне иртәнге 8дә бу эш тәмамланырга тиеш, дип белдерде. Бу киӊәшмәдән чыкканнан соӊ зират янында эш инде кайный иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев