Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ранил егетләре – икенче!

25-26 октябрь көннәрендә башкаланың “Ак барс” көрәш сарае базасында Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына 24нче республикакүләм көрәш ярышлары булып үтте.

Республика авыл-районнарыннан бу мәртәбәле бәйгедә 45 команда, барлыгы 300ләп көрәшче катнашты һәм көч сынашты. Барлыгы 7 үлчәү авырлыгында барган ярышларда районыбыз спортчылары да уңышлы чыгыш ясады. Шәхси беренчелектә 60 килограмм үлчәү авырлыгында Илдан Әхмәтханов, Актаныштан Раббани Нургалиевка гына отылып, икенче урынны яулады. 70 килограмм авырлыгында көрәшүче Илнар Муллахмәтов та өченче призлы урынга лаек булды. Командалар арасындагы нәтиҗәләр дә безнең өчен куанычлы булды: Теләче спортчыларыннан гына калышып, командабыз икенче урынны яулады. Өченче урында Кукмара районы командасы.

Үз үлчәү авырлыкларында югары нәтиҗәләргә ирешкән Илдан белән Илнарны, шулай ук әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясап, гомуми команда уңышына зур өлеш керткән егетләрне, аларны шушы мәртәбәле бәйгегә хәзерләгән тренерлары, данлыклы көрәшче Ранил Габдрахмановны олы җиңүләре белән ихластан котлыйбыз һәм уңышларыгыз дәвамлы булсын, дибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Хезмәт"

2
X