Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт хаты

Ак кышларны сагышларга күмеп, гомер иткән, яраткан ирем Нурмөхәммәт Гарипов мәңгелеккә күзләрен йомды.

Әле олы улыбызны җир куенына салганга бер ел вакыт узган иде бит... Мин – таянычсыз, улым киңәшчесез калды. Күңел күгемне кара болыт каплады, әле ярый яныбызда туганнарым, дусларым, авылдашларым, күршеләрем, үзем эшләп чыккан Салавыч урта мәктәбе коллективы, хезмәттәшләрем, укучыларым булды. Сагышлы минутларымда алар ярдәм итте. Үзәк хастаханә коллективы да, баш табиб Газинур Дәүлиев үзе дә озак еллар сәламәтлек сагында эшләгән иремне хөрмәт итеп, соңгы юлга озатырга килделәр. Үземнең сыйныфташларым әле дә ташламыйлар. Улымның сыйныфташлары да кайгыбызны уртаклашты. Иремнең сыйныфташлары аз калып бара икән инде, исән-сау булганнар килделәр, кайгыбызны уртак-лаштылар, зур рәхмәт аларга. Хәзерге вакытта үзем белем ала торган мәдрәсә коллективына да чиксез рәхмәтлемен. Гомумән, шушындый кыен чакта хәлебезгә кергән, рухи һәм матди ярдәменнән ташламаган һәркемгә район газетасы аша олуг рәхмәтләремне җиткерәм, берегезнең дә капкасын кайгы җиле какмасын, иминлектә гомер итегез, сау-сәламәт булыгыз.

Гөлшат Гарипова,

Иске Салавыч авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев