Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Рәхмәт хаты

Кадерле кешебезнең гомерен дә саклап калдылар...

12 гыйнвар көнне тормыш иптәшем Фәргатьнең йөрәк өянәге булып, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать иттек. Төн булуга да карамастан, табибларны чакыртып, безгә кыска вакыт эчендә бик тә кирәкле ярдәм күрсәтелде һәм шуның бәрабәренә кадерле кешебезнең гомерен дә саклап калдылар. Биредә безгә иң беренче чиратта табиб-реаниматолог Аяз Мәҗитов, дежур табиб Алия Ибраһимова, ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары Лилия Сираҗиева, Татьяна Амакова ярдәм кулы суздылар, алар тиешле ярдәмне күрсәткәннән соң Казанга җибәрделәр. Анда иремне Аяз Айдарович белән бергә участок табибы Галия Закирова, фельдшер Гөлнара Нуриева һәм шофер Ришат Ибраһимов озата бардылар. Шушы төндә безгә күрсәткән игътибарлары, тырышлыклары өчен без әлеге табиб-ларга бик зур рәхмәтле. Эшләгән яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

 

Һадиевлар гаиләсе,

Бөрбаш авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: рәхмәт сүзе