Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Раяз китап белән дус түгел, ә Рәсим киресенчә (+фото)

Сентябрь аенда татарлар арасында әдәби марафон узды. Ягъни һәркем укыган китабын фотога төшереп, #әдәбимарафон хэштэгы белән Инстаграмга урнаштырды.

Бу айда исә тәмле марафон старт алды. Эстрада артистлары арасында китап уку һәм нинди ризыкка өстенлек бирүләре турында сораштыру уздырдык.

Раяз Фасыйхов: Кызганыч, мин китап белән дус түгел. Яраткан ризыкларым - казның эче-бавырлары белән пешерелгән бәлеш, тутырма һәм халык ашлары.

Раяз Фасыйхов китап укымыйм дигәч, энесенә шалтыраттык. Рәсим, абыйсыннан аермалы буларак, китап ярата булып чыкты.

Рәсим Фасыйхов: Яраткан язучым дип аерып әйтә алмыйм, алайса башкалар үпкәләр. Соңгы вакытта Андрей Реутовның "Хакеры Сновидений" әсәрен укыдым. Шамил Аляутдиновның китапларын укыйм. Ризыкка килгәндә, әле генә Казахстанда традицион музыка фестивале булды. Татар телле җырчылардан берүзем идем. Катнашучыларны бишмарбак белән сыйладылар. Шуннан бу ризыкка гашыйк булдым. Үзем дә шуны пешереп сыйлар идем.

Чыганак: http://intertat.ru/shou-biznes-yanalyklary/tatar-estr..

Фото: Рәсим Фасыйховның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250