Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район архивы быел үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп узды (+фото)

Бүгенге көндә район архивында 171 фондта 25 600 документ саклана. Алар районның тарихы, оешма-предприятие, учреждение эшчәнлеге, аерым шәхесләр тормышына кагылышлы документлар.

Быел район үзәк китапханәсе бинасында капиталь ремонт барышында дәүләт архивы урнашкан бүлмәләр дә ремонтланды. Алар бүгенге көндә архив саклана торган рәсми дәүләт таләпләренә туры килерлек итеп эшләнгән.

Россия архивы хезмәтенә 100 еллык уңаеннан, район архивында бу юнәлештә эшләгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган ветераннар белән очрашу булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов очрашуга килүчеләрне котлады, истәлек бүләкләре тапшырды, куйган хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде. Очрашу чәй табыны артында узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: архив