Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район аучылары каз атам дип иген кырларын таптый

Бу шимбә-ял кыр казлары ары очты, бире очты... Бик биеккә кадәр күтәрелеп очтылар... Төшәр урын табалмагандай тилмереп каңгылдаштылар кебек тоелды.

Чыннан да, шулай булган икән, аучылар тынгы бирмәгән икән аларга. Әле алай гынамы, батыр аучылар иген басуларын машина белән таптап, изеп бетергәннәр. "Кызыл юл", " Маяк" җәмгыятенә хәйран зыян салганнар.
Узган ел "Смәел"дә шушындый күңелсез хәл күзәтелгән иде", диләр районның авыл хуҗалыгы идәрәсендәгеләр. Кыр казлары артыннан куам, дип уҗым басуларын таптап йөрүне аңлый торган түгел, юкса, ир уртасы бәндәләр, аңлы кешеләр үзләре.
Диңгез-таулар кичеп, исән-имин кайтып җиткән кошларның җанын гына кыеп калмыйча, үзеңнен туган як басуларыңа зыян салып йөрү килешә торган гамәлләрдән түгел. Районда кара исәп белән генә 200дән артык аучы бар дип алсак та (әле кайткан кунагы да аучы булса), шуның барысы да басу таптап чыкса, меңәрләгән гектарлардагы кырларыбыз никадәр зыян күрә бит.
Юкса, ул җирләрдә шушы район игенчесенең маңгай тире, җәмгыять җитәкчелегенең йокысыз төннәре, киткән акча, чыккан чыгым... Бер каз өчен көн-төн түккән хезмәтеңне изеп үтсеннәр әле... Болай чамалабрак маташмасалар, район җитәкчелеге билетларыгызны җыйдыртып алмагае, хөрмәтле аучылар! Балтачның авыл хуҗалыгы районы икәнлеген, игенчелеккә аеруча нык игътибар бирелгәнлеген исегездән чыгармасагыз иде.
Фото: yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250