Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район электр челтәре хезмәте һәрчак күз алдында

Электр челтәре җитәкчесе Әнвәр Бахтиозин, баш инженер Айдар Сабирҗанов һәм җитәкче урынбасары Салават Гафуров алдагы көнгә эшне планлаштыралар.

Ярышмаган кем бар. Электрчылар да ярыша икән. Быел җәй Каракүл янындагы болында аларның шундый зур бәйгесендә булдым. Яшел Алан, Биектау, Арча кебек безнең Балтачтан ике-өч тапкыр зур шәһәр районнарыннан килгән электрчылар янында безнекеләр нишли алыр инде дип борчылып утырдым. Әмма кечкенә булса да төш кенә диләрме әле. Биектаулылардан гына калышып, районыбыз электрчылары бу ярыш-бәйгедә икенче призлы урынны яуладылар.
Үз эшен биш бармагы кебек белгән оста оештыручы, коллективта инде шактый еллар баш инженер булып эшләүче Айрат Сабирҗанов әзерләп килгән егетләр шул ул. Электрчыга эш барышында кирәкле бөтен әйберсе, инструменты машинада.
Бәйрәмдә генә түгел, эштә дә гел шулай тулы комплект белән йөри алар. Авария булган урыннарга чыгып китү өчен махсус җиһазландырылган «УАЗ» машинасы белән ике бригадалары бар. Мастер Илһам Гарифуллин җитәкләгән Чепьядагы 5 кешелек бригада төньяк зона авылларына хезмәт күрсәтсә, Балтачта һәм бу тирә-авылларга мастер Алмаз Фатыйхов җитәкчелегендәге 6 кешелек бригада йөри. Кич эштән кайтып өйдә утны яндыру белән әнә шуларга рәхмәт әйтергә кирәк. Бер генә авылны да озак вакыт утсыз тоткан, утсыз тилмерткәннәре юк.
- Барысы да ал да гөл түгел әле, ди район электр челтәре җитәкчесе Әнвәр Бахтиозин - Смәел, Түнтәр якларында электрның сыйфаты канәгатьләнерлек түгел. Авылларда электр приборларыннан куллану нык артты, аларны эшләтү өчен егәрлек җитми. Менә хәзер шул яктагы линияләрне яңага алыштыруны кайгыртып йөрибез.
Ел саен шактый арада тузган линияләр алыштырып торыла. Бу электр энергиясенең техник югалуын киметү өчен дә әһәмиятле. Гомумән, электр энергиясенең юлда югалуын киметү мәсьәләләре коллективның һәр члены алдында иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Линияләргә, трансформаторларга ел саен даими үткәреп торылган капиталь ремонтлар вакытында да югалтуны киметү беренче планга куела. Һәм шулай ук сыйфат мәсьәләсен дә онытмыйлар.
Безнең эшнең сыйфаты өйләргә килгән энергиянең сыйфатыннан бик яхшы күренә ди алар. Ут бер сүнеп, бер янып торса, караңгы яки артык якты янса, өйдәге приборны эшләтергә көче җитмәсә бу инде начар эшлибез дигән сүз диләр. Якын киләчәктә әнә шундый кимчелекләрне һәр төбәктә бетерүне максат итеп эшли алар. Ә без аларны 22 декабрьдә булып узган һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм шундый изге ниятләрен тормышка ашыруда уңышлар, сәламәтлек, гаиләләрендә иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250