Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район электр челтәрендә - яңа җитәкче

Электр челтәре -  яшәеш өчен гаять тә мөһим тармак.

Яңа елга аяк басканда район электр челтәрендә җитәкче алышынды. Электр челтәрен моңарчы җитәкләгән Әнвәр Бахтиозин лаеклы ялга китте. Аның урынына улы  Руслан  Бахтиозин килде. Руслан Әнвәрович моңа кадәр Арчада эшләгән.

Электр челтәре -  яшәеш өчен гаять тә мөһим тармак. Бер минут та утсыз торалмый торган заманда яшибез. Шөкер, моңа кадәр электр челтәрендә эшләүче иптәшләр халыкны утсыз тилмертмәде, аз гына төзексезлек булса да гаепне вакытында табып, утлы итте. Һава торышының көйсезлекләре нәтиҗәсендә ут бетсә дә, алар һәрвакыт алгы сызыкта торды, секундында-минутында ярдәмгә ашыкты. Моның өчен зур рәхмәт аларга. Инде яңа җитәкче белән дә уңышлы гына  эшләргә язсын. Елдан-ел яңа проектлар нигезендә эшләргә туры килгән заманда электр челтәрендә эшләүчеләребез хезмәтләрен исәнлек-саулык белән башкарсын, саклык белән эш итсеннәр дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа җитәкче