Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев котлый

Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарылуына 29 ел вакыт узган, тик йөрәктәге яралары, сугыш кырларында иптәшләрен югалту ачысы, тән җәрәхәтләре генә шул килеш.

Бүген районыбызда Әфганчылар көне билгеләп үтелә. Совет гаскәрләрен Әфган җиреннән чыгарылуына 29 ел вакыт узган, тик йөрәктәге яралары, сугыш кырларында иптәшләрен югалту ачысы, тән җәрәхәтләре генә шул килеш. Беркемнең дә бу кайгылы көннәрне онытырга хакы юк. Хәтер көне уңаеннан, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев районыбыз әфганчыларына изге теләкләрен ирештерде.”Әфган сугышы кырында булган якташларыбызга хәрби хезмәтләрен төгәл үтәүләре, батыр һәм намуслы булулары өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Хәрби бурычыгызга тугры булуыгыз, үзара ярдәмләшеп һәм дус яшәвегез яшь буын өчен яхшы үрнәк. Ел да әфганчылар көне уңаеннан үткәрелгән очрашып-сөйләшүләр, мәдәни чаралар сезнең бердәмлекне ныгытсын, уртак максатларыгыз тормышка ашсын, имин дөньяларда тыныч күңел белән яшәргә язсын, диелә котлауда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлыйбыз