Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район кулланучылар җәмгыятендә яңа җитәкче – Рафил Хисамиев

Эш сәфәре кысаларында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә районның кулланучылар җәмгыятендә булды.

Районыбызга эш визиты белән Рашат Шәймәрданов килде.

Эш сәфәре кысаларында Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рашат Шәймәрданов район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә районның кулланучылар җәмгыятендә булды, шуннан соң «Балтач», «Чепья», «Җәмәгать туклануы», «Икмәк» комбинатының вәкаләтле пайчыларының чираттан тыш җыелышы булды. Җыелышта район башкарма комитеты һәм контроль-хисап палатасының җаваплы хезмәткәрләре дә катнашты.

Кулланучылар кооперациясе системасының проблемалы мәсьәләләре каралды һәм тикшерелде, 2021-2025 елларга аны үстерү концепциясен гамәлгә ашыру чаралары билгеләнде. Тикшерелгән мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, «Балтач» җитештерү берләшмәсе Советының яңа составы сайланды. Соңыннан район кулланучылар җәмгыятенә җитәкче сайланды. Әлеге вазыйфага Рафил Галәветдин улы Хисамиев билгеләнде.

Фото: instagram.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: райпо кулланучылар җәмгыяте