Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район социаль яклау бүлеге республикада өченче урында, ә районның үз телевидениесы да булса... (+фоторепортаж)

Район социаль яклау бүлегендә 2016 елгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм агымдагы елга план-максатлар билгеләү юнәлешендә җыелыш булып узды.

Бүлекнең эшчәнлеге белән якыннан таныштыру максатыннан, әлеге җыелышка район башкарма комитетынң бүлек җитәкчеләре, "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең Күзәтчелек һәм Попечительлек советлары әгъзалары чакырулы иде.
Район социаль яклау бүлеге районның ветераннар сооветы, мөмкинлеге чикле кешеләр, хатын-кызлар оешмаларысы, мәгариф бүлеге, район үзәк хастаханәсе, ведомствоара комиссияләр һәм эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә тора. Алар белән даими рәвештә кулга-кул тотынышып эшли. Шуңа күрә Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы рейтингы буенча 45 район арасында 2016 елгы нәтиҗәләр буенча 3 урынны яулады!
Бүлекнең җитәкчесе Алсу Гатиятуллина узган елгы эшчәнлеккә уңай бәя биреп, түбәндәге тәкъдимнәрне дә кертте: агымдагы елда өстәмә табыш чыганагы булган - грантлар оту, бәйге-конкурсларда актив катнашуны төп максат итеп куйды. Шулай ук яңа төр хезмәтләр, бүлекнең эшчәнлеген чагылдырган һәм алда үтәчәк акцияләр, конкурслар турында брошюралар чыгару һәм күләмен арттыру, беркадәр сүлпәнәйгән волонтерлык акцияләрен арттырырга, активрак эшләргә кирәк, дип белдерде. Инвалидларга һәм инвалид бала тәрбияләүчеләргә кагылышлы хокуклар турында, табиблар белән бергәлектә күрсәтелә торган ярдәм төрләрен аңлаткан белешмәлекләр булдырырга кирәклеген ассызыклады. социаль яклау бүлеге белгечләренең һөнәри осталыгын һәм белемен күтәрүне оештырырга һәм шул ук вакытта өйгә барып хезмәт күрсәтүче социаль хезмәткәрләр дә заман таләпләренә туры килерлек дәрәҗәдә хезмәт күрсәтергә тиешлегенә басым ясады. Социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге кешенең барып өен җыештырып, ашарга әзерләп кенә китәргә тиеш түгел, ә электрон вариантта айлык коммуналь хезмәтләргә түләләрен түләү, табибка чиратка язылу кебек мөһим, кирәкле мәсьәләрдә ярдәм дә итәргә, өлкәннәрне интернеттан һәм кәрәзле телефоннан файдалана белергә өйрәтергә дә тиеш, диде. Шулай ук "соры базар" шартларына яраклашып, рәсми төстә эш урыны булмаган, салым түләүдән качып йөрүче райондашларны ачыклау, аларны контрольгә алу, тормыш шартлары белән танышуга басым ясарга кирәклеген искәртте, чөнки алар бернинди социаль ярдәмнән дә, пособиедән дә файдалана алмый, дип белдерде.
Авылларда бүгенге көндә дә утын миче ягучы картлар бар. Авыл җирлекләреннә алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, районда барлыгы шундый 47 кеше барлыгы ачыкланды. Ел дәвамында аларның өйләрендә булып, ситуацияне өйрәнеп, кирәкле ярдәм күрсәтүне оештырырга кирәклеген искәртте.
Җыелышта бүлекчә мөдирләре һәм белгечләр ясаган чыгышлардан берничә кызыклы һәм әһәмиятле фактларга тукталып үтик:
Район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин өлкәннәрнең актив яшәү рәвеше алып барулары хакында бәян итте, узган елның төп вакыйгаларына тукталды.

"Наз" үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина социаль хезмәткәрләргә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде. "Элекке елларда Норма-Лызи маршрутында алар бушка йөри ала иде, хәзер бу мөмкинлек юкка чыкты, район башкарма комитеты шуны хәл итүдә ярдәм итсә иде. Икенчесе - социаль хезмәткәрләр үз карамагындагы өлкәннәрнең гозерләре буенча үзәк хастаханәгә барып, талон алып чиратларда утырырга, көннәрен хастаханәдә үткәрергә мәҗбүр булалар. Әле эшләре бер көндә генә бетмәскә дә яки алган талон башка көнгә булырга да мөмкин. Шуңа күрә социал хезмәткәрләр карамагында 6-10 өлкән яшьтәге кеше булуын исәпкә алып, аларга хастаханә администрациясе югарылыганда берәр ташлама ясауларын сорады.
13нче номерлы компенсацияләр түләү филиалы җитәкчесе Фатыйма Галимова: "Былтыр безгә мөрәҗәгать итүчеләр саны башка еллардагы белән чагыштырганда азрак булды. Ул сан елдан-ел кими бара. Бу яшәү шартлары яхшыру, хезмәт хаклары арту нәтиҗәсендә аз керемле гаиләләр саны кимү белән бәйләп аңлатыла, - дип ассызыклады.
"Наз" үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева, гаиләләр һәм балалар белән эшләү бүлекчәсе мөдире Энҗе Корбанова, Чепьядагы "Наз" тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире Тәнзилә Зәкиева еллык эшчәнлек белән таныштырып, план максатларга тукталдылар.
"Наз" тернәкләндерү бүлекчәсенең халыкка хезмәт күрсәтә башлавына 11 ел булды. Дәвалау җиһазлары шактый тузды, сафтан чыгып бара. Яңартырга кирәк, яңа төр дәвалау төрләрен булдырырга, булганнарын тагын да камилләштерергә телибез, дип белдерде Тәнзилә Зәкиева.
Җыелышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов исә: Сез горурланырлык, бердәм коллектив. Сезнең шикелле оператив һәм тырыш хезмәткәрләр белән һәр төрле мәсьәләне дә уңышлы хәл итәргә була, дип ассызыклады. Халык белән тыгыз элемтәдә эшләүче бу оешманың еллык эшчәнлегенә уңай бәя биреп, уңышлар теләде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Фаризовна үз чиратында, аңа мөрәҗәгать итеп, коллектив исеменнән районда җирле телевидение булдыруны сорады: "Замана шуны таләп итә. Республика күләмендә үткәрелә торган конкурс-бәйгеләрнең шарты буенча оештырылган һәртөрле чараның видеоязмасы яки яңалыкларда күрсәтелгән репортажлары булуны сорый башладылар, ә безнең район бу яктан "аксый". Чөнки безнең телевидениебыз да, профессионал операторларыбыз да юк. Шул мәсьәләне киләчәктә район җитәкчелеге югарылыгында хәл итсәгез иде", дип гозерен җиткерде.
Алсу Гатиятуллина Илһам Гайнетдиновка ел дәвамында теләктәшлек табып, бергә килешеп эшләгән өчен, дип коллектив исеменнән машинасына куярга кулдан эшләнгән руль тышлыгы бүләк итте. "Алга таба да рульне нык тоткан килеш, безне туры юлдан алып барырга язсын" дип ихлас теләген ирештерде.
Ә район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин махсус бу чарага үзе бүләк белән килгән булып чыкты. Коллективның яшьләр белән эшчәнлеген, спорт чараларында актив катнашуын билгеләп, Алсу Гатиятуллинага "Рәхмәт хаты" тапшырды.
Шулай ук җыелышка махсус чакырылган бертөркем иптәшләр дә бары тик теләктәшлек һәм уңай фикерләр генә белдерделәр.
Еллык нәтиҗәләр куанырлык булгач, җыелыш та күтәренке рухта тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250