Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район ЮХИДИе муниципаль хезмәткәрләрне эшкә дәшә

Эшләргә теләүчеләрне район ЮХИДИ бүлегенә көтеп калабыз, – диде Рафил Равилевич.

ТРның Эчке эшләр министры Артем Хохорин республикабызда ЮХИДИ хезмәткәрләре белән эшләргә муниципаль хезмәткәрләр туплану турында хәбәр иткән иде. Шул ук вакытта кыскартулар турында да искәртте ул. Министрның әлеге сүзләре безнең районга да кагыламы? Әлеге сорау белән район ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафил Шәймөхәммәтовка мөрәҗәгать иттек.

– Безнең районда да ике муниципаль хезмәткәр штаты булдырылачак һәм шул ук вакытта бер ЮХИДИ хезмәткәре кыскартылачак. Әлегә бу урыннарга кешеләр эзлибез. Аның өчен махсус белемнәр кирәкми. Яшь чикләүләре дә юк. Эшкә бары тик ир-атлар кабул ителә. Корал йөртергә рөхсәте булган кешеләргә өстәмә уку кирәк булмаячак, әгәр инде аның рөхсәт юк икән, лицензия алу өчен уку шарт. Эшләргә теләүчеләрне район ЮХИДИ бүлегенә көтеп калабыз, – диде Рафил Равилевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юхиди