Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Район юллар идарәсе җитәкчесе Рәшит Мәгъсүм улы Ильясовтан биш сорауга – биш җавап

Балтач район юллар идарәсе җитәкчесе Рәшит Мәгъсүм улы Ильясовка бер-ничә соау белән мөрәҗәгать иттек.

- Чагыштырмача карлы, буранлы кышта да сезнең җаваплылыкта булган юлларны тәртиптә тота алдыгыз, бу яктан проблемалар булмады шикелле. Үзегезгә халыктан зар-моңнар килмәдеме?
- Әле менә шушы көннәрдә генә Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов Балтач урамнарын, тротуарларын кыш буе чистарткан егетләребездән бик канәгать булуын, үзенең дә, халыкның да рәхмәтләрен җиткерде, башка еллардагы кебек зар-моңнар булмады диде. Минем үземә дә кыш буена бер-ике кеше шалтыратты. Берсе юлларны чистарталар да, капка төпләрен карга күмеп китәләр дисә, икенчесе юлларны чистартырга бик иртә чыгалар, йокыдан уяталар диде...
- Балтач юлчылары быелгы сезонга әзерме? Яки ничек әзерләндегез?
- Бүген без фәкать шул турыда гына сөйләшәбез дисәм дә, арттыру булмас. Әзерлекнең соңгы этабы, соңгы штрихлары инде. Гомумән алганда, елдагыча, гадәттәгечә әзерләндек дияр идем. Кыш буе чимал ташыдык, әле дә ташыйбыз һәм Уралдан бик тә сыйфатлы таш кайтарту буенча сөйләшүләр бара. Ике асфальт заводының берсе әзер, бүген үк эшләтә башларга да була. Икенчесендә дә эшләр төгәлләнеп килә.
- Шулай да, сезон кайчан башланачак?
- Ул бездән генә түгел, табигать шартларыннан тора. Быел бит язны иртә килә диләр. Шуңа да 10-15 апрельләрдә башланыр дип көтәбез. Игътибар итсәгез, без бер атна инде юллардагы кечерәк чокырларны ямау белән шөгыльләнәбез. 1-2 тонна гына асфальт ясый торган җайланмабыз бар, шуны эшкә җиктек.
- Быел кайларда, нәрсәләр эшләнәчәк? Халык бик көтә торган Алан, Әтнә юлларына чират җитәчәкме?
- Кызганычка, быел республикадан безгә яңа төзелешләр (яңа асфальт юл дип укы) бирелмәде, ремонт та аз күләмдә булачак. Күбесенчә республика программалары буенча авылларда эшләячәкбез. Әтнә юлы да планга кертелмәде, Бөрбаш-Алан юлының да быел дүрт километрын, анда да ком-вак таш белән генә эшләү каралган. Райондашлар дөрес аңласын, без дә бик сөенеп юлларга өр-яңадан асфальт җәяр, Киров, Мари өлкәләренә чыгып, эш эзләп йөрмәс идек.
- Газета укучыларыбызны кайбер павильоннарның юкка чыгуы борчый.
- Бу мәсьәлә бер яклы гына түгел. Аларны куюның безгә бер авырлыгы да юк. Сакланышы, чисталыгы бик проблемалы. Инде кайберләрен аударып та киттеләр, калайларын да сүттеләр, ватып-яньчеп тә бетерделәр, без һаман төзәтергә тиеш. Ремонтлавына да авырсынмас идек, гафу итегез, аларның бит кайберләрен чын сыраханәгә әйләндерәләр. Җыештырып, тәртипләп кенә бетерәсең, икенче көнгә тагын шул ук хәл. Кирәкле әйбергә мондый мөнәсәбәт булмас иде дип, кайбер урыннарга куймый торырга булдык.
Җавапларны Гөлсинә Гарипова язып алды.
Фото: business-gazeta.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250