Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районда чүп җыю хезмәте ничегрәк кабул ителә

Бүгенге көндә район үзәгенә якын булган авыл җирлекләренә кергән шәхси хуҗалыклардан каты көнкүреш калдыкларын килешү нигезендә "Төзекләндерү" оешмасы җыя. Әмма әлегә оешма белән килешү төзеп бетермәгән җирлекләр дә бар.

Балтач шәһәр җирлеге буенча килешүгә 97 процент халык кул куйса, Курмала авылының яртысы бу хезмәттән баш тарта. Бөрбашта исә бу күрсәткеч 99 процентны тәшкил итә, Алан һәм Бөрбаш Сәрдегәне авыллары килешүгә кул куймаган. Норма җирлегендә яшәүче бары ике кеше генә чүпне өй яныннан алып китүгә каршы икән. Кече Лызи җирлеге буенча хәлләр тагын да катлаулырак, биредә яшәүчеләрнең бары 62 проценты гына килешүгә кул куйган, 38 кеше белән сөйләшүләр алып барыла. Ә менә Карадуган, Салавыч, Сосна, Шубан, Яңгул җирлекләрендә халыкка бу хакта аңлатып торуны бөтенләй кирәк тапмаганнар.
Районның төньяк зонасына кергән авыл җирлекләреннән исә чүпне килешү буенча Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы җыя. Чепья һәм Нөнәгәр җирле үзидарәләрендә бу эш 100 процентка үтәлгән. Урта Көшкәт җирлегендә килешүләргә бары 60 процент кеше генә ризалык белдергән, ә Түнтәр авылы халкы килешүгә бөтенләй кул куймаган. Шеңшеңәр җирлегендә дә биредә яшәүче халыкның яртысы чүпләрне күптармаклы торак-коммуналь хуҗалыгы җыюы белән килешми. Смәеллеләр дә килешүгә кул куярга ашыкмый, бары 30 процент халык кына ризалык белдергән. Пыжмара җирлегендә яшәүчеләрнең бары 5 проценты гына чүп җыю хезмәтенә риза. Югары Субаш, Куныр, Борнак авыл җирлекләре халкы белән килешү хакында бөтенләй сөйләшмәгәннәр.
Фото: kungur

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250