Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районда качу өчен 18 урын бар? Кайда ул?

Ләкин аларның кайберсе генә кешеләрне кабул итәргә мөмкин, калганнарына зур чыгымнар сорый торган ремонт эшләре кирәк.

Район советының утырышлар залында “Балтач районында  гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләрнең 2018 елдагы эшчәнлеге һәм 2019 елга бурычлар” дигән темага киңәшмә узды, чыгышлар яңгырады.

2018 ел  илдә мәдәни куркынычсызлык елы дип игълан ителгән иде. Шушы чарага нияләп,  безнең районда да эш планы нигезендә тиешле чаралар үткәрелде. Мәктәпләрдә ачык дәресләр, янгын сүндерү бүлекләрендә “ Ачык ишекләр” көне үттте. Оешмаларда өйрәнүләр узды, укулар оештырылды. Район җирлегендә гражданнар оборонасына хәзерләнеп эшләүче 44 оешма бар. Коткару хезмәте эшли һәм аларга 23 штат каралган. Ел саен “Буран”, “Чатнама суык”, “Ташкын”, “Урман” операцияләре оештырыла. Җирлекләрдә, оешмаларда яшеренү өчен, 2954 кеше сыйдарышлы  18 радиацигә каршы урын бар. Ләкин аларның кайберсе генә кешеләрне кабул итәргә мөмкин, калганнарына зур чыгымнар сорый торган ремонт эшләре кирәк. Ел саен район бюжеты каралганда 100 мең сум акча гадәттән тыш хәлләр өчен бүленеп барыла, һәм ул күбрәк хуҗалыкларда янгын чыгып зыян күргән авыр хәлдә калган гаиләләргә тотыла. Районда штаб өйрәнүләре даими уздырыла. 2019 елда  районның оборона системасын тагын да ныгыту бурыч итеп алынды, укытуларны дәвам итәргә кирәк, өйрәнүләр булып торачак,  иң әһәмиятлесе, андый -мондый хәл килеп чыкканда халыкка нәрсә эшләргә кирәклеген төшендерү мөһим.

В.Зәкиев фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: иминлек