Ашламаны белеп, тиешле вакытта, тиешенчә кулланганда безнең район җирләре дә мул уңышка сәләтле.
«Кама» хуҗалыгында нәкъ менә шундый исәпләр буенча 2014 ел уңышы өчен ашлама туплыйлар. Монда ашламаны район агрохимигы анализлары нәтиҗәләре буенча кирәклесен генә кайтаралар.
Быелгы уңыш өчен районда һәр гектар сөрүлек җиренә тәэсир итү көче кимендә 70 килограмм булырлык минераль ашламалар туплау бурычы тора. «Кама»да аның 40 килограммы тупланган инде. «Яңа тормыш»та шул чама. Ә «Татарстан»лылар барысын да уздырдылар: сөрүлек җирләренең һәр гектарына 52,7 килограмм тәэсир итү көчендәге минераль ашлама кайтардылар. Һәм эшне дәвам итәләр. Узган елгы уңыштан кысып калган запаслары белән «Бөрбаш»та да һәр гектар сөрүлек җиренә тәэсир итү көче 56,6 килограммга кадәр минераль ашламалар бар.
Әмма район буенча хәл бер дә куанычлы түгел әле. Инде язга кердек, ә «Уңыш»та 1 килограмм да ашлама кайтармаганнар әле. Тукай исемендәге, «Борнак» хуҗалыкларында да быел ашламасыз гына чәчмәкче булалар бугай: һәр гектар сөрүлек җиренә тәэсир итү көче 12,5-14,7 килограмм гына ашлама бар. «Сорнай», «Арбор», «Игенче» хуҗалыкларында да ул 15,4-18,1 килограмм гына.
Фото: http://spetsstroyenergo.rosbizinfo.ru/news3970.html
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев