Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районда МЧС хезмәткәрләре аңлату-профилактика эшләре алып бара

Яңа ел алдыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүгә аеруча да игътибарлы булырга кирәклеген искәртеп, республикада махсус режим кертелгәнлеген инде хәбәр иттек.

Районда да МЧС хезмәткәрләре аңлату-профилактика эшләре алып бара, хезмәт коллективларында, мәктәп, балалар бакчаларында янгын сүндерүчеләр белән очрашулар үткәрелә.
Чепья ягында бу эшне җирлектә урнашкан янгыннардан саклау бүлеге хезмәткәре Кафил Лотфуллин башкара. Очрашу вакытында ул бүлек эшчәнлеге белән таныштыра, агымдагы елдагы янгыннар, аларның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйли, янгыннарның күпчелеге электр приборлары белән саксыз файдалану, тәмәке тарту аркасында килеп чыгуын искәртә, балаларны каникул вакытында шартлаткыч әйберләр белән уйнамаска кисәтә, хәвеф-хәтәр була калса, янгын сүндерү бүлекчәсенә тиз арада шалтыратырга куша. Боларның барысын да бәйрәмнәрдә истә тотар өчен искәрмә-памяткалар өләшә.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250