Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районда “Полиция Кыш бабае” акциясе бара

Яшүсмерләрнең хокукларын саклау, аларга ярдәм итү йөзеннән, быелның 15 декабреннән киләсе елның 5 гыйнварына кадәр районда "Полиция Кыш бабае" акциясе үтә.

Хәзерге вакытта район эчке эшләр бүлегендә балалары була торып та, аларны тәрбияләү, укыту белән тиешенчә шөгыльләнмәгән, спиртлы эчемлекләр кулланучы 37 гаилә исәптә тора. Нәкъ менә аларда тәрбияләнүче балаларга полиция Кыш бабае белән Кар кызы Яңа ел белән котлап, бүләк өләшә дә инде.
Рәхимле бәндәләр ярдәме белән күчтәнәчләр күп җыйналган, районның Изгелек фонды, мәдәният бүлеге, балигъ булмаган балалар белән эшләүче комиссия, полиция хезмәткәрләре әлеге мәрхәмәтле акциягә теләктәшлек белдергән. Балтач бистәсендә яшәүче Фаил Габдрахманов даими иганәче буларак, быел да ярдәм күрсәткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250