Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районда террорга каршы комиссия бәйрәмнәргә әзерлек башлады

Бөек Җиңү бәйрәмен тамаша кылырга мәйданга җыелган халык арасында берәрсе генә булса да ташлап калдырылган иясез сумка яки пакет, әллә инде берәр шикле гамәл кылучы ят кеше күргәч, тәртип саклау орган вәкилләренә хәбәр итәргә кирәклеген төшенәме икән?!

Хәер, бүгенге тормыштагы вәзгыятъ үзеннән-үзе моны таләп итә! Балалар бакчасыннан алып, олы яшьтәге әби-бабайларга кадәр җәмәгать урыннарында сак булырга кирәклеген белеп тора. Бу заманда террорчылыкка, экстремистлыкка каршы көрәш дигән сүзләр беркемгә дә ят түгел инде хәзер. Чөнки шартлау, атыш, бәла-каза, үлем-китем белән бәйле хәбәрләр көннән-көн артып тора. Уяулык һәм иминлекне тәэмин итү көн кадагындагы тема. 28 апрель көнне район хакимияте башлыгы Рамил Нотфуллин оешма-учреждение һәм район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары катнашында террорга каршы утырыш уздырды. Әлеге мәсьәлә хакында аеруча басым ясап әйтелде.

Язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә, Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан уздырылучы чараларда террорчылык актларын кисәтү һәм җәмәгать куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә әзерлек чаралары турында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов чыгышы тыңланды. Ул бәйрәм көннәрендә уялыкны һәм контрольне тагын да ныгытырга, һәйкәлләрнең төзеклеген тәэмин итәргә, 1-10 май көннәрендә җирлекләрдә һәйкәл янында кизү тору графигын булдырырга, балаларның мәктәптән һәйкәлгә кадәр баручы "Үлмәс полк" отрядының иминлеген сакларга, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәргә, бәйрәмнәрне тыныч шартларда, бәла-казаларсыз үткәрергә дигән тәкъдимнәр кертте.

Транспорт һәм транспорт инфраструктурасында террорчылыкка каршы тору буенча үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеге белән район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Ришат Нургалиев таныштырып үтте. "Эчке эшләр бүлеге тарафыннан террорга һәм экстремизмга каршы көрәш көчәйтелгән режимга күчте. Моның кысаларында, авыл җирлекләрендәге хуҗасыз йортларны, кулланылышта булмаган иске биналарны, умарталык һәм фазендаларны тикшерү эшләре бара. Район буенча 500дән артык хуҗасыз һәм кеше яшәрлек хәлдә булмаган йорт булуы ачыкланды. Шулай ук чит төбәкләрдән кайтып торучы гражданнарга, төрле дини юнәлешләр белән бәйле булган шикле кешелләргә контроль ныгытылды.

Әлеге мәсьәләләр белән бәйле рәвештә транспорт хезмәте күрсәтүче такси оешмалары да игътибар үзәгендә. Узган ел тикшерү барышында таксистлар ярдәме белән бер җинаять эше ачылды", дип белдерде. Такси һәм пассажир автобусларында видеокамералар урнаштырырга, күренә торган урында мәгълүмати хәбәрләр яки белешмәлекләр (памятка)элеп куярга кирәк, дигән тәкъдимнәр белдерде. Бу үз чиратында җинаятьчелекне киметергә, саклык чараларын контрольгә алырга ярдәм итәчәк. Ә бистә үзәгендәге бәйрәм тантанасында транспорт хәрәкәтен көйләүне, саклык чараларын булдыруны һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәүне тәэмин итүгә басым ясады.

ФОРПОСТ һәм ДНД эшчәнлеге буенча чыгыш ясаган Фирдинант Гыйлемҗанов та бәйрәм ялларында кичке сәгатьләрдә яшүсмерләр һәм яшьләр иминлеген саклау буенча контрольне ныгытуны, ДНД вәкилләре белән рейдларга чыгуның мөһимлеге хакында искәртте.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиева исә мәгариф идарәсендә автобусларда террорга каршы үткәрелә торган куркынычсызлык чаралары, учреждениеләрдәге иминлекне тәэмин итү мәсьәләләренә тукталды. Балаларны йөртә торган мәктәп автобусларының тиешле таләпләр буенча гына йөрүенә басым ясады. Барысы да тикшерү үткән, видеорегистраторлар куелган, бәла-каза була калганда хәбәр итү өчен 112 номерына тоташтырылган, дип белдерде.

Куныр һәм Кече Лызи авыл җирлекләре җитәкчеләре дә үз чыгышларында халык иминлеген саклау буенча башкарылган эшчәнлекләре белән уртаклаштылар. Экстремизмлылык белән бәйле шикле кешеләр белән сөйләшүләр уздырулары хакында белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250