Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондашларыбыз электрон түләүләргә ияләшеп бара

Барлык төр түләүләрне дә өйдән чыкмыйча гына интернет челтәре аша башкару мөмкинлеге хакында күп тапкырлар сөйләүгә карамастан, район халкы әле электрон түләүләргә бик акрын ияләнеп бара.

Почта бүлекчәләрендә, банкларда чират торасы, вакыт сарыф итәсе юк, кулыңда пластик картаң бар икән, тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында ашыкмый гына түләүләреңне башкар. Карта ярдәмендә су, газ, ут, телефон, интернет, салымнар, ЮХИДИ штрафлары - һәммәсен дә түләп була.
Бу хакта җыелышлар вакытында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров та гел искәртеп тора. Мәсәлән, электрон түләүләрне гос.услуги порталы аша түләүчеләр декабрь аенда 8% булса, гыйнварда - 21, февральдә 22,7% булган. 22 мартка алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, әлегә 1097 райондашыбыз әлеге төр түләүләрдән файдаланган. Районның бердәм исәп-хисап үзәгендә белдерүләренчә, электрон түләүләрдән файдаланучы райондашлар саны ай саен үтеп бара икән. Димәк, әллә кеше җайла, әллә уңайлыгын чыннан да күрә.
Билгеле булганча, интернет челтәрендә түләүләр Татарстан дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында - uslugi.tatarstan.ru сайтында башкарыла. Порталда шәхси кабинет булдырып, барлык төр түләүләр турындагы мәгълүматны саклап бара, үзегезнең хисабыгызга үзгәрешләр кертә, аның белән идарә итә аласыз. Шәхси кабинет ясау өчен дә бары тик сайтта кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, җибәрелгән парольне генә куллану сорала.
m1.bfm.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250