Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Райондашларыбызны нәрсә борчый – җавапларда җан авазы

Бүген - иртәнге сәгатьләрдә райондашларыбыздан: "Бүген Сезне нәрсә борчый?" дип сораштырдык.

Гөлшат, Балтач: Соңгы ике айның хезмәт хакын күргән юк. Бу дөньяда акчасыз берни дә эшләп булмый...
Наҗия апа, Балтач: Таксиларда бәя арткан - Балтач эчендә йөргән өчен 60 сум сорап торалар. Көн туса бәя үсә, ә бит пенсия алай тиз артмый. Мине шул борчый.
Марат, Норма авылы: Машинамны сатып кәттәрәген аласы иде, акчам җитеп бетми, кредит алсам, % кайтарасы була, 100 мең сумга кадәр әҗәт биреп торучы кесәсе калын дус-иш, туган-тумача юк... Банкларга кереп % күләмнәрен белешеп кайтыйм әле, дип йөреш...
Нәкыйп абый, Балтач: Вакытлы-вакытсыз яуган яңгырга борчылам - кисәк суытып, катырып куйса, бакчамда утыркан сарымсакларымны, басулардагы уҗымнарны бетерә бит бу...
Лилия белән Гөлназ: Эш урынында кыскартулар булачак, диләр. Аллага тапшырган, безне нәрсә көтә торгандыр. Безнең балаларны кем ашатыр, әле ярый икәү генә. Хәзерге көндә хатыннар нәрсә уйлап бәби ташый торгандыр, шаккатасың?! Ул балаларны үстерәсе, кеше итәсе дә бар...
Мәдинә, Балтач: Сүз чынлыгы өчен генә ике автобус йөри дип, бөтен җиргә автобуслар маршрутының белдерүләрен ябыштырган булдылар. Кайда соң аның берсе, кайда? Инде әллә ничә тапкыр шулай юлга чыгып, басып туңып тордым. Эшләтсәләр икесе дә булсын, я хәбәр итеп, газетага игълан биреп, берсен генә тиешенчә йөрттерсеннәр. Бу мәсьәлә мине генә түгел, ничаклы кешене борчый
Ринат: Энекәшнең армиягә китәсе бар. Тыныч, тәртип булган урынга эләксә генә ярар иде. Әни бик кайгыра. Бер ел үтә дә китә ул, диләр армиянең ни икәнен белмәгәннәр һәм көтмәгәннәр. Ә менә озатып калганнар, хезмәт иткәннәр 365 көн белән төнне яхшы хәтерли.
.
Илмира, Балтач: Балтачның Норма як өлешенә аптека кирәк. Бер дару өчен машина яки такси яллап үзәккә кадәр үк менәргә кыен. Әгәр дә ача калсалар, кичке 8.00гә кадәр эшләсә яхшы булыр иде. СМУ, Каенлык урамнары халкы сорый, дип куеыз.
Гөлнур, Кариле: "Бәйрәм, бәйрәм!" диләр. Бу ялларның бер кызыгы, күңеллелелеге юк хәзер. Тормыш ыгы-зыгы, борчу-сагышлар белән тулган. Бар кеше зарлана, һаман нәрсәдер җитми, дөнья куабыз. Менә мин дә бәйрәм ялларында каз өмәсе уздырып аласы булыр дип планлаштырып торам. Кызларга чәй эчертергә тәм-том алып кайтып куйыйм әле дип, кибеткә барышым. Казларымның йоннары шырпылы, каты булмаса гына ярар иде ...
Фото: http://carsecology.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250