Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Районыбызда “Парклар маршы” акциясе башланды

Районыбызның табигатен саклауда төп рольләрнең берсен, "Балтач" дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре башкара. Быелгы уй-фикерләрен беләсе килеп, аларның җитәкчесе Айрат Сабиров белән элемтәгә кердек.

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2016 елның 21 мартында чыккан карары нигезендә без дә "Парклар маршы" акциясенә кушылып киттек. Быел республикабызда Президент тарафыннан су саклагычлар зонасы елы буларак игьлан ителгәнгә, "Парклар маршы"ның төп юнәлеше яшь буыныбызда табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү, чишмәләрне, сулыкларны чистарту, урманнарда, торак урыннарында агачлар утырту, гомумән, табигатебезне матурлауга юнәлтәчәкбез.
Районыбызда акция 27 майга кадәр дәвам итәчәк. Без аны ел да мәктәп укучылары белән бик оешкан төстә алып бардык, ходай кушса, быекл да шул эшләребезне дәвам итәчәкбез. Балаларыбыз бу акцияне ел да бик көтеп алалар. Аларның хезмәтен күрергә күнеккән өлкәннәребезгә, аларның хезмәтен югары дәрәҗәдә бәяләргә алынган районыбыз эшмәкәрләренә, оешма-предприятие җитәкчеләренә алдан ук рәхмәтемне җиткерәсем килә. Ә инде, мәктәп укучыларына килсәк, алар беренче этапта табигатебезгә багышланган рәсемнәр ясау, фотога төшерү, иншалар язу, кошларга оялар ясау кебек эшләр белән шөгыльләнәчәкләр.
Икенче этабы исә табигатебезне матурлауга багышланган практик эшләрдән торачак. Ә без үз чиратыбызда исә, йомгаклау конференциясендә зур итеп иң актив балаларны, җитәкчеләрне ачыклаячакбыз. Кадерле балалар, хөрмәтле райондашларыбыз! Зинһар өчен Җир-анабызга карата битараф булмыйк. Сандугачларыбыз бизмәсеннәр, табигатебез пычранмасын, матурлыкны күрмәүчеләр беркайчан очрамасын. Табигать белән тыгыз гармониядә яшәгәндә генә без сәламәт, бәхетле булырбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250